ТЕЛЕФОН АША АЛДАНМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Күпме генә кабатлап торсалар да, телефон аша алданучылар кимеми. Белгеч алдакчыларны ничек ачыкларга кирәклеге турында сөйли.
Иң дөресе – сәер, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларны кабул итмәү. Телефонны алган очракта нишләргә кирәклеге турында Санлы экспертиза үзәге (Центр цифровой экспертизы) җитәкчесе Антон Куканов менә ниләр сөйли.
- Таныш түгел номерны алсагыз да, банк картасы мәгълүматларын, CVC-кодларны һәм смстагы кодларны әйтмәгез, - ди ул, - караклар махсус сервислар ярдәмендә телефоннарын да үзгәртә ала һәм ул банк номеры кебек күренә.
Белгеч әйтүенчә, әңгәмәдәшнең чын банк хезмәткәре булуында шикләнсәгез, телефонны куеп, банкның үзенә шалтыратырга кирәк.
Кемдер сез күрмәгәндә шалтыраткан булса, тагын каракларга юлыкмас өчен нишләргә? Куканов +7дип түгел, ә 8-809 дип башланган номерларга кире шалтыратмаска киңәш итә. Гадәттә, мондый номерларны кире җыю акчаны югалтуга китерә.
Шулай ук номерның кемгә каравын махсус кушымталар (приложение) аша да ачыкларга мөмкин. Антон Куканов мондый сервисларның көн дә тулыланып торуын ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
Нет комментариев