Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕАТРЛАРГА ЙӨРҮ, СПЕКТАЛЬЛӘР КАРАУНЫ МОДАГА КЕРТЕРГӘ КИРӘК»

Халыкара театр көне белән барыгызны да! Шул уңайдан яшүсмерләр белән яраткан спектакльләре һәм уйнарга теләгән рольләре турында сөйләштек. Иң-иң тамашаларны бергә билгелик.

 

Азалия Шәрипова, 10 сыйныф укучысы:

Театрларга мөмкинлек булган саен барырга тырышам. Иң яраткан спектакльләрем – Г. Камал театрында куелучы «Ситса туй» һәм «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл». Миңа сюжеттан кала, спектакльнең режиссурасы да яхшы булуы мөһим, шуңа күрә дә куелыш, «фишкалар» ягыннан нәкъ шул спектакльләр ошый. Ә актерлар уйнавын әйтәсе дә юк, сокланып туймаслык! Һәр кешенең дә үз фикере, аңлыйм, һәркемгә дә ярап булмый, ләкин миңа Г.Камал сәхнәсендә куелучы «Дуслар җыелган җирдә» спектакле һәм К. Тинчурин исемендәге театрда башкарылучы «Хыял артыннан» спектакле ошап бетмәде. Ник дигәннән, беренчесендә тамашачыны җәлеп итә торган мизгеле булмады, карарга кызык түгел иде, дөресен әйтәм. Ә икенчесе матур сюжетына, мәгънәсенә һәм режиссурасына карамастан, артык сузынкы төсле тоелды, бик озын спектакльләр вакытында тамашачы игътибарын тоту авыр, сүз дә юк, ләкин куелышның күләмен кечерәйтү отышлырак булыр иде, дип уйлыйм. Күпләр театр сәнгатен күңел ачу өчен генә кирәк, дип уйлыйлар. Анысы да бар, әлбәттә, ләкин театр функцияләре моның белән генә чикләнми. Ул тел байлыгын да арттыра, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтә, эстетик яктан үстерә, һәм иң мөһиме – тәрбияли. Яшьләр генә түгел, олылар да спектакльдән соң үзләре өчен нәтиҗәләр ясый, уйлана, бәлки күптән эзләгән соравына да җавап таба. Театр - иң көчле рухи-әхлакый «ризык», дип саныйм: ял да итәсең, кирәкле мәгълүмат туплап, яңа әйберләргә дә өйрәнәсең.

Мин көчле характерлы персонажларны яратам. Иң яраткан спектаклем булган «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакленнән Әлфия апа Афзалованы уйнар идем, аның тормыш сынауларына бирешмичә, югары нәтиҗәләргә ирешә алуы канатландыра һәм илһамландыра.

Мөхетдинов Марсель, 10 сыйныф укучысы:

Мин театрга айга бер тапкыр йөрергә тырышам. Кызыклы премьера булганда, айга икешәр тапкыр барган очраклар да була. Һәр спектакль күңелдә ниндидер эз калдыра. Әмма иң яратканнары – «Галиябану» драмасы һәм «Кияү урлау» комедиясе. Берсе уйландыра, икенчесе – ял иттерә, һәм икесендә дә татар сәхнә мирасының үзгә яктылыклары чагыла. Ни өчен яшүсмерләргә спектакльләр карау кирәк дигәндә: беренчедән, спектакль тел һәм мәдәни хәтерне ныгыта, әгәр ул туган телдә булса, бигрәк тә. Икенчедән, сәхнә – иҗади мөмкинлек, ул үзеңне күрсәтергә, чыгыш ясарга өйрәтә. Өченчедән, театр яшьләрне тормыштагы катлаулы хәлләрне башка ракурстан күрә белергә өйрәтә. Актер булсам, «Идегәй» спектаклендәге Идегәй ролен сайлар идем, чөнки ул катлаулы, җанлы һәм милли характерлы образ.

Зәринә Баһавиева, 8 сыйныф укучысы:

Мин театрларга сирәк йөрим. Барган очракта да иптәшләрем белән тамаша кылырга яратам. Минем яраткан спектакль – «Стоп кода, туй була». Миңа ул үзенең кызыклы сюжет линиясе һәм тере башкарудагы матур җырлары өчен бик ошады, шулай ук аны карарга бик күңелле булды. Ошамаган спектакль юк, дип уйлыйм, чөнки мин барган һәрберсе миңа чыннан да төрле яктан кызыклы иде. Минемчә, спектакльләргә йөрү социаль яктан да мөһим, чөнки ул яшьләрне бергәләп вакыт уздырырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Театрда булган эмоцияләр, хисләр озакка хәтердә калачаклар. Үзем исә зур театрда «Кәҗә белән Сарык» спектаклендә кәҗә ролен башкарасым килә, чөнки башлангыч сыйныфларда мин бу рольне уйнадым һәм ул миңа бик ошады. Миңа калса, минем характерым бу герой характеры белән бик охшаш.

Зәринә Муллахмәтова, 7 нче сыйныф:

Театрга айга бер йөрергә тырышам. Гаиләм, дусларым белән спектакльләр карау ул инде безнең традициягә әйләнеп бара. Иң яраткан спектакльләрем - «Хыял артыннан» һәм «Флешка, реп һәм мәхәббәт». «Хыял артыннан» спектакле мине беренчедән мьюзикл булуы белән җәлеп итә, андагы вакыйга шул заманда булган саф мәхәббәтне тасвирлый. Әлбәттә, бу минем өчен бик кызык тоелды. Ә «Флешка, реп һәм мәхәббәт» спектакле, киресенчә, безнең көннәрдә бара торган вакыйганы тасвирлый. Криптовалюта темасы кузгатыла. Безнең заман яшьләре өчен бик шәп спектакль. Гомумән, икесен дә карарга киңәш итәр идем, комедия - юмор үрелеп бара. Ошамаган спектакльләр юк, аларның hәрбесе үзенчәлекле! Театрларга йөрү, спектальләр карауны модага кертергә кирәк, дип саныйм. Минемчә, театр фантазияне арттыра, сүз байлыгын үстерә hәм кешене тәрбияли. Әле күптән түгел генә Тинчурин театрында яңартылган «Казан егетләре» спектакле чыкты. Шунда Хәбибә роле куңелемә хуш килде. Шундый шаян бер рольне рәхәтләнеп уйнап карар идем!

Әмирхан Исхаков, 10 сыйныф укучысы:

Театрга айга бер йөрергә тырышам. Яраткан спектакльләрем: «Хыял артыннан», «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл», «Көзге кайтаваз». Шәхсән мине алар чынлап яшәүгә, гомер итүгә «кайтарды», хыялларны чынга ашыруның, максатларга ирешүнең, телне саклап калуның мөмкин булуына ышандырды. «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен караганнан соң, белмим, мин аны аңлап бетермәдемме, я аңларга тырышмадыммы, я ул, чыннан да, бик җиңел аңлашыламы, төгәл ниндидер бер нәтиҗә чыгара алмадым. Әсәрен укырга кирәктер. Гомумән, төрле сәнгать төрләре белән соклану, аларны өйрәнү, күңелгә якын булган музыкаль, әдәби, сынлы сәнгать әсәрләрен, спектакльләрен, кинофильмнарны табу безнең шәхебезне формалаштырырга һәм баетырга ярдәм итә. Артём Пискунов башкарган теләсә нинди рольне уйнар идем, чөнки тормышны яратуны, гел күтәренке кәефтә буласым килер иде. Гомумән, мине ул актёрның үз рольләренә сеңдергән позитив энергиясе, ирониясе гел үзенә магнит кебек тартып тора.

Камилә Йосыпова, 9 сыйныф укучысы:

Мин театрга әтием һәм әнием белән йөрергә яратам. Аеруча Тинчурин театрын үз итәм. Анда Резеда Сәләхова белән Артем Пискуновның уйнавын яратам. Иң яраткан спектакльләрем – «Сүнгән йолдызлар» (2 тапкыр карадым), «Туган-тумача» (3 тапкыр карадым). Яңаракларыннан исә «Хыял артыннан» һәм «Казан егетләрен» ошатам. Безгә, ягъни яшүсмерләргә, спектакльләр карау кирәк. Анда нинди булырга яки булмаска кирәк икәнлеген аңлап кайтасың. Хаталар эшләмәскә өйрәнәсең. Алар безне рухи яктан тәрбияли. Спектакльләр карау укудан да ял иттерә бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан