ТАУГА МЕНСӘҢ, ДӘРӘҖӘҢ АРТА: ТӨШЛӘРНЕҢ СЕРЛЕ МӘГЪНӘСЕ
Кешенең рухи дөньясы бик катлаулы. Бу бигрәк тә төш күргәндә ачык күренә. Төш – уяулык халәтенә капма-каршы булган катлаулы физиологик процесс. Төш аша без үткән, хәзерге һәм киләчәк белән тирән бәйләнешкә керәбез. Әлеге язмада мин еш керә торган төшләрне нәрсә юраганын аңлатып китәрмен.
Сәмәния Шәрипова үзенең «Кеше, сәламәтлек, ислам» дигән китабында дөньяны эчке яктан, ягъни кешенең җаны белән бәйләп аңлата: «Ә бит безнең күңел күзе каршыңда торганны гына түгел, бик еракта калганын да, хәтта киләчәктә булачакны да бик җиңел күрә ала. Төшләр турында үз вакытында Цицерон да: «Аллаһ, үз бәндәсен яраткач, ниятен алдан белгертми калмас», – дигән».
Төшләрне кешелек дөньясы элек-электән киләчәкне алдан әйтергә яки бүгенге көн турында киңәш бирергә сәләтле ниндидер серле нәрсә итеп кабул иткән. Әйдәгез, без дә кайбер төшләрнең нәрсәгә кергәнен ачыклап карыйк.
– Әгәр дә төшеңдә чиста су күрсәң, син ул суларны ерып йөрсәң, бу яхшылыкка юрый һәм синең кайгыларың, авырлыкларың китәчәк дигәнне аңлата. Ә болганчык суда йөзсәң, синең алдагы тормышыңда болганчыклар, авырлыклар килеп чыгарга мөмкин икәнен күрсәтә. Элек мондый төшләр күргәндә, беркемгә бер сүз әйтмичә я тышка чыгып, я тәрәзәне ачып «бу хәбәрне җил алып китсен, тормышта булмасын», дип әйтә торган булганнар.
– Төшеңдә елан күренсә, бу – яхшылыкка. Ул кабыгын сала, шуңа күрә дә төштә елан күрү шәхси үсеш, яңару яки тормыштагы мөһим үзгәрешләр турында сөйләргә мөмкин.
– Әгәр берәр кешенең яисә берәр нәрсәнең үлемен күрсәң, бу тормыштагы кайбер әһәмиятле этапларының, кыен юлның яки хәзерге тормышыңа кирәк булмаган иске гадәтләрнең тәмамлануын символлаштырырга мөмкин.
– Әгәр дә төшеңдә салам күрсәң, бу – кайгыга. Кайсы йорт янында салам бар, шунда күпмедер бәхетсезлек килә. Ә менә яшел чирәм, яшеллек өстендә йөрсәң, ул инде яхшыга юрала. Сине алда ниндидер күңелле хәл, уңыш көтә.
– Тауга менүеңне, машинага утырып баруыңны, самолётта очуыңны күрсәң, бу киләчәктә дәрәҗәң күтәрелүне аңлата.
Төшләр юрау буенча Дамир хәзрәт Гаянов та үз фикерен белдерде:
– Ислам динендә төшләрнең әһәмияте зур. Коръән һәм хәдисләрдә төшләргә игътибар ителә, чөнки төшләр күңел халәтен һәм Аллаһы тарафыннан җибәрелгән хәбәрләрне чагылдыра ала.
Төшләр инде төрле була. Мәсәлән, Аллаһтан килгән хәбәр булып, Аллаһтан туры юл күрсәтүче төшләр. Аннары шайтан тарафыннан җибәрелгән төшләр була. Алар кешегә борчу, курку, ялгыш юллар күрсәтергә мөмкин. Фәрештәләр җибәргән төшләр һәм көндәлек уй-фикерләрдән, көндәлек вакыйгалардан килеп чыккан төшләр. Шуны да әйтеп узарга кирәк: Йосыф Пәйгамбәр үзе төшләр юраган, һәм аңа төш юрау серләре мәгълүм булган.
Хәзерге көнгә килсәк, төшләрне аңлау өчен теләсә кемгә түгел, ә тәҗрибәле, дин буенча белемле затларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның өчен, ягъни төшләрне юрау өчен, иң мөһиме – күңел чисталыгы, дини белем һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет. Төшкә нигезләнеп зур карарлар кабул итәргә кирәкми, ул ялгышлыклар да китерә ала. Андый юраулар һәрвакыт догалар белән бергә булырга тиеш.
Шулай ук фельдшер, Сания Сәгъдиева да, төшләр турында түбәндәгеләрне әйтте:
– Төшләр кеше организмына һәм психикасына бик тә бәйле. Аның сәбәпләренә килсәк, ул стресс, эмоцияләр, йокы вакыты, ашказаны авыртулары. Төш юрау медицинада тикшерелми, ул күбрәк рухи процессларга бәйле була. Кайвакыт төшләр ашказаны начар эшләгәндә, кан басымы үзгәргәндә яки неврозлар вакытында интенсиврак була. Төшне «шулай юрадылар, тегеләй юрадылар» дип үз сәламәтлегеңә игътибарны киметергә ярамый, киресенчә аны арттырырга кирәк.
Нәтиҗәдә, төшләр кешегә үз-үзен һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, шулай ук эмоциональ тигезлекне сакларга ярдәм итә. Төшләрне кабул итү һәм аларны аңлы рәвештә куллану тормышны баета һәм эчке дөньяның сыйфатын күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев