ТАТАРЧА МЕМНАР КОНКУРСЫНА НӘТИҖӘ ЯСАЛДЫ
Дуслар, хәтерләсәгез, ел башында «Ялкын» журналы «Татарча мемнар» конкурсы игълан иткән иде. Кызганыч, коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә без аны алдан уйлаганча җиренә җиткереп уздыра алмадык. Тик соң булса да уң булсын дигәндәй, ниһаять, бәйгегә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте.
Бәйгегә эшләр безнең электрон почтага һәм «ВКонтакте» төркемебездәге “Татарча мемнар” альбомына кабул ителде. Аларда түбәнәге темалар яктыртылырга тиеш иде:
– «Татарстанның 100 еллыгы»
– «Җәмгыять һәм мин»
– «Ялкын» журналы яндыра»
– «Йолдызлы бум»
– «Укымышлы мем»
Нәтиҗәдә, конкурска 16 катнашучыдан 80 гә якын (!) мем килде. Һәр номинациядә җиңүчеләрне “Ялкын” редакциясе вәкилләреннән торган жюри билгеләде.
Җиңүчеләр
1.“Татарстанның 100 еллыгы” номинациясендә – ЛӘЙЛӘ ИСЛАМОВА

2. “Җәмгыять һәм мин” номинациясендә – ЭНҖЕ ФАРСЫЕВА
3. “Ялкын” журналы яндыра” номинациясендә – РЕЗИДӘ ӘЛМИЕВА
4. “Йолдызлы бум” номинациясендә – ФИРҮЗӘ ХАДИМУЛЛИНА

5. “Укымышлы мем” номинациясендә – ЭНҖЕ ФАРСЫЕВА

Әлеге конкурста катнашкан барча кешегә ЗУР РӘХМӘТ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев