Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА КВН: СЕЗОН АЧЫК

«Агробойс», «Понабрали», «Шикәрле мишәрләр», «Татар егетләре», «Биш бармак»... Нәрсә исемнәре бу дисеңме? Бу – татарча КВН командалары. Октябрь ахырында татарча КВНның чираттагы сезоны ачылды. 11 команда катнашкан фестивальдә яңа командалар саны да арткан.

Буаның «Шикәрле мишәрләр», Әлмәтнең «Фәнтәти кызларейшн», Арчаның «Үрнәк», Яр Чаллының «Татар егетләре», Биектауның «Текә тау», Мамадышның «Биш бармак» командалары белән беррәттән сәхнәдә Башкортостан республикасыннан килгән «Башкорт-татар.ру» төркеме дә чыгыш ясады. Мәскәү командасын да онытырга ярамый. Алар бу юлы да тулы составы килгән иде.

Башкортстаннан килгән егетләр «Салават Юлаев» белән «Ак барс» хоккей командалары турында да чеметкәле миниатюраларын күрсәтми калмады. Ә Әлмәтнең «Фәнтәти кызларейшн» командасы бары тик тәрбиячеләрдән генә тора. Алар – заманча рэп та җырлый белә, пародия дә ясый. Мәскәүнең «Понаехали» КВН командасы хоккей матчларын комментаторларның татарча алып баруына ияреп, гольф, «Формула-1» ярышларын да татар телендә комментарий биреп күрсәтте.

Мәскәү татар яшьләре - Казанда


Мәскәүдәге татар яшьләре дә «Понаехали» командалары белән татарча КВНда катнашып килә. Быел хәтта Россия башкаласында да үзләре теләп татарча КВН лигасын ачып җибәргәннәр.



– Мәскәүнең татар КВНы лигасы үзенең ишекләрен 15 октябрьдә башлап җибәрде. Киләсе уен – чирекфинал 26 ноябрьдә була. Башкалада да КВНның татар лигасын үстерергә җыенабыз, – ди командада уйнаучы Динар Сәлахов.

Ул татарча КВНда беренче тапкыр 2008 елда катнаша. Бераз югалып торгач, яңадан кайта. Мәскәүдә яши башлагач, анда татарча КВНга команда туплап, Татарстандагы уеннарда катнашырга килә ул. Мәскәү командасына җиңәргә позитив уйлар, дусларының ярдәме, бердәмлек булышкан. «Понаехали» командасында Татарстаннан, Башкортостан, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән яшьләр бар.

Биектаулылар да КВН уйный


Ә Биектау районының Олы Кавал яшьләре татарча КВНда әле күптән түгел генә. Казан сәхнәсендә бу – аларның беренче адымнары. Яшьләр башта Биектау районында катнаша, аннары Арчада КВНның зональ турында җиңә. Һәм, ниһаять, аларга Казан сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге дә туа.

– Без барлык миниатюраларны, мәзәкләрне үзебез әзерлибез. «Волга» яшьләр үзәгендә КВН мәктәбендә булдык. Анда дүрт көн дәвамында шушы фествиальгә әзерләндек, мәзәкләр уйлап таптык, – ди Рафил Әхмәдуллин.

 

Әлегә Биектауда татарча КВН командасы берәү генә. Шуңа да команда татарча КВНны үстерүгә үз өлешен кертергә тели. Беренче тапкыр чыгыш ясап, өченче алу яшьләр өчен – зур уңыш. Алар моны көтмәгән дә булганнар.

– Бирегә бит республиканың иң көчле командалары җыелды. Өченче урын алыр өчен төннәрен йокламаска кирәк, түземлек тә сорала. Мәзәкләребезнең барысы да реаль тормыштан алынган. Миниатюралар сөйләшеп утырганда да барлыкка килә, – ди Руслан Гайнетдинов.

Фестиваль барышында иң көчле командалар да ачыкланды:


1 урын – «Понаехали» (Мәскәү)


2 урын – «Биш бармак» (Мамадыш)


3 урын – «Текә тау» (Биектау)




Гран-Прига былтыргы сезонның җиңүчесе – «Әкәмәт» командасы лаек булды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев