Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК-2022» БЕЛӘН БЕР ДУЛКЫНДА: ГАЛА-КОНЦЕРТ НИЧЕК УЗДЫ?

14 апрель көнне Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булып узды. Концертта суперфиналда призлы урыннар яулаган балалар катнашты. «УНИКС» концертлар залы тамашачысы яшь йолдызчыклар өчен җан атты һәм һәрбер җиңүчене алкышка күмде.

Белгәнегезчә, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале төрле төбәкләрдәге яшь талантларны барлый. Бу юлы да аңа Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мәскәү, Самара, Пермь өлкәсе вәкилләре кушылган. Балаларның шундый зур-зур залларда чыгыш ясавы, бетмәс энергиясе тамашачыларга да дәрт өсти. Фестиваль хәтта өлкән яшьтәге кешеләрне дә битараф калдырмый, чөнки ул аерым бер тылсымлы көчкә ия. 

Сәхнәдә «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләре», «Хореография», «Конферанс», «Җырда иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә җиңгән талантларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина исә балаларга рәхмәт сүзләрен белдереп узды.
Шунысын да әйтеп узасы килә, фестиваль барышында яшь йолдызчыкларның таланты гына түгел, ә сайланган образлары да җәлеп итмәслек түгел иде. Берсеннән-берсе матур, зәвыклы тегелгән костюм, күлмәкләрдә һәрбер детальгә игътибар бирелгәне күренде. Аларга карап, балалар, әти-әни һәм остазларның чын-чынлап зур көч түгелгәне сизелә. Ә сәхнәдә туган телебездәге җырлар яңгыравы катнашучылар белән тамашачыларны тагын да якынайта кебек. 

«Сәхнәдәге балаларга карап, безнең киләчәгебез, чыннан-да, өметле булачак дип инана алабыз. Алар моңлы, саф һәм чын күңелдән безгә үз талантларын бүләк итә», – дигән сүзләр җиткерде Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, «ШАЯН ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова. 

«Бу сәхнәгә чыккан балаларның нинди шатлык кичерүен күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки алар башка катнашучылар белән көндәшлекне түзә алды. Елдан-ел  күп санлы талантлар арасыннан чын бриллиантларны таба алган жюри әгъзаларына рәхмәт», – дип ассызыклады ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова.

Фестивальнең күңелле мизгелләре әле төгәлләнмәде. 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык»ның башка җиңүчеләр исемлеген һәм Гран-при ияләрен билгеләр өчен йомгаклау гала-концерты да булып узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев