Логотип Идель
Бу – тема!

СӨЙЛӘГӘНДӘ СИНЕ ТЫҢЛЫЙСЫЛАРЫ КИЛСЕН ӨЧЕН 10 КҮНЕГҮ

Матур итеп сөйләү өчен тавышны дөрес кую гына җитми. Кирәкле сүзне тиз таба белү, фикерне аңлаешлы итеп төзү, көтелмәгән сорау бирелсә дә югалып калмау мөһим.

Моның өчен катлаулы курслар кирәкми. Көн саен берничә минут шөгыльләнү дә сүз байлыгын арттырырга, фикерне тизрәк формалаштырырга һәм иркенрәк сөйләшергә ярдәм итә ала.

Кирәкле сүзләрне табарга өйрәнәбез

Бу күнегүләр сүз байлыгын арттырырга һәм гадәти әйберләргә башкача карарга өйрәтә.

1. Бер сүз төркеме белән генә сөйлибез

Бер тема сайлагыз. Мәсәлән, ял көннәрегез турында сөйләгез, ләкин бары тик исемнәр генә кулланыгыз:

«йокы, коймак, дуслар, кино, урам, кофе...»

Аннары шул ук теманы фигыльләр белән генә тасвирлап карагыз:

«йокладым, ашадым, очраштым, карадым, йөрдем...»

Соңыннан сыйфатлар белән дә эшләп була:

«тыныч, тәмле, кызык, җылы, күңелле...»

Мондый чикләү кирәкле сүзләрне активрак эзләргә мәҗбүр итә.

2. Бер тема буенча мөмкин кадәр күбрәк сүз табабыз

Бер тема сайлагыз. Мәсәлән:

«характер»
яки
«тавышлар».

Бер минут эчендә шул темага бәйле мөмкин кадәр күбрәк сүз әйтергә тырышыгыз.

Мәсәлән, «характер» темасына:

кыю, сабыр, кызыксынучан, үҗәт, юмарт, җитди, шаян, түзем...

Иң беренче башка килгән сүзләр белән генә чикләнмәгез.

3. Сүзләрне синонимнар белән алыштырабыз

Кечкенә бер текст алыгыз һәм андагы сүзләрнең бер өлешен синонимнар белән алыштырып карагыз.

Мәсәлән:

«Бүген көн матур иде»

җөмләсендәге «матур» сүзен:

гүзәл, ямьле, күңелле

дип алыштырып була.

Иң мөһиме — җөмләнең мәгънәсен үзгәртмәү.

Башта исемнәрне яки фигыльләрне генә алыштырыгыз, аннары бөтен текст белән эшләп карагыз.

Әзерлексез сөйләргә өйрәнәбез

Хәзер эшне бераз катлауландырабыз: сүзләрне табу гына түгел, алардан тиз арада җөмләләр һәм тарихлар төзергә кирәк.

4. Алфавит буенча җөмлә төзибез

Җөмләдәге сүзләрнең беренче хәрефләре алфавит тәртибендә килергә тиеш.

Мәсәлән:

Алсу бүген велосипедка чыгып, дустын эзләде.

Башта җөмләләр бераз сәер килеп чыгарга мөмкин. Бу куркыныч түгел.

Соңрак бер җөмлә генә түгел, кечкенә тарих төзеп карагыз.

5. Бер минут туктамыйча сөйлибез

Теләсә нинди тема сайлагыз һәм шул тема турында бер минут сөйләгез.

Мәсәлән:

  • ни өчен җәйне яратам;
  • мәктәптәге иң кызыклы дәрес;
  • телефонсыз бер көн;
  • иң яхшы ял;
  • дуслык нәрсә ул?

Иң мөһиме — озак паузалар ясамаска һәм фикерне дәвам итәргә тырышу.

Башта бер минут җитә. Соңрак вакытны ике-өч минутка кадәр арттырырга мөмкин.

6. Биш очраклы сүздән тарих төзибез

Китапны теләсә кайсы биттән ачыгыз һәм биш сүз язып алыгыз.

Мәсәлән:

шәһәр, очрашу, юл, музыка, гадәт.

Бер-ике минут эчендә бу сүзләрнең барысы да кергән кечкенә тарих уйлап табыгыз.

Мәсәлән:

«Без шәһәрдә очрашырга килештек. Юл буе музыка тыңладым. Шул көннән соң кичләрен җәяү йөрү минем яңа гадәткә әйләнде».

Мондый күнегү сөйләгәндә сүзләрне тиз бәйләргә өйрәтә.

7. Көтелмәгән сүзләрне тарихка кертәбез

Бу күнегү өчен дус яки очраклы сүзләр генераторы кирәк булачак.

Берәр тема турында сөйли башлагыз. Мәсәлән:

«Минем идеаль җәйге ялым».

Һәр 15 секунд саен икенче кеше сезгә көтелмәгән бер сүз әйтсен.

Мәсәлән:

карбыз → поезд → песи → яңгыр.

Сезнең бурыч — һәр яңа сүзне тарихка табигый рәвештә кертү һәм сөйләүне дәвам итү.

Бу көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска өйрәтә.

Фикерне төгәл итеп җиткерергә өйрәнәбез

Яхшы сөйләү — сүзләрне күп белү генә түгел. Үз фикереңне аңлаешлы итеп төзү һәм аны дәлилли белү дә мөһим.

8. Артык сүзне табабыз

Мәгънәләре якын булган дүрт сүз алыгыз:

кыю, тәвәккәл, дуамал, батыр.

Шуларның берсен «артык» дип сайлагыз һәм ни өчен шулай уйлавыгызны аңлатыгыз.

Мәсәлән:

«Дуамал — артык, чөнки калган сүзләр уңайрак мәгънәдә, ә дуамал кеше кайчак уйламыйча эш итә».

Аннары башка сүзне артык дип исбатлап карагыз.

Монда бер генә дөрес җавап юк. Иң мөһиме — үз фикереңне аңлата белү.

9. Пауза ясарга өйрәнәбез

Кайчак сөйләгәндә тынлыкны:

«эээ», «ммм», «нәрсә әле», «короче»

кебек сүзләр белән тутырабыз.

Алар урынына кыска пауза ясарга өйрәнергә мөмкин.

Бер тема сайлагыз һәм сөйләгәндә һәр тәмамланган фикердән соң бер-ике секунд туктап торыгыз.

Башта сәер тоелырга мөмкин, ләкин вакыт узу белән сөйләм тынычрак һәм ышанычлырак яңгырый башлый.

10. Үз тавышыбызны яздырабыз

Теләсә нинди тема сайлагыз һәм бер-ике минут сөйләгәнегезне диктофонга языгыз.

Аннары тыңлап карагыз:

  • бер үк сүзне еш кабатлыйсызмы;
  • сүз-паразитлар кулланасызмы;
  • фикерегезне югалтасызмы;
  • бик озак пауза ясыйсызмы;
  • артык тиз сөйлисезме.

Бер генә әйберне сайлагыз һәм аны төзәтергә тырышып, язманы яңадан кабатлагыз.

Аннары ике язманы чагыштырыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев