Логотип Идель
Бу – тема!

СМАРТФОНДА ШӘХСИ БЬЮТИ ЭКСПЕРТ: ТОП-9 КУШЫМТА

Синең әле һаман косметика сайлау буенча шәхси экспертың, косметик чара яисә азык-төлекнең составында нинди файдалы һәм зарарлы ингредиентлар барлыгын ачыклаучың юкмы? Алайса бу һәм башка файдалы  мәгълүмат сине язмадагы кушымталарда көтә! Алар барысы да сине һәм организмыңны кайгыртырга әзер. Берничәсен үземә дә йөкләп куйдым әле.

Уход за собой

Монда чәч, бит, тән өчен файдалы киңәшләр белән танышырга мөмкин. Шулай ук биредә төрле битлекләр дә әзерләргә өйрәнеп була. Өстәвенә, кушымта ярдәмендә медитация алымнарын да үзләштерә алачаксың.

HairCare

Бу кушымта кызларга да, егетләргә дә бик туры киләчәк. Чөнки биредә нәкъ менә синең чәчләреңнең төзелеше турында мәгълүмат, кирәкле чаралар рецепты һәм шәхси программа тәкъдим ителә. Кушымтаның киңәшләренә колак салсаң, синең чәчләрдән дә матуррак һәм сәламәтрәге булмас.

Skindly

Шәхси тренер, шәхси психолог, шәхси фотограф... Ә менә косметика сайлау буенча шәхси эксперт турында ишеткәнең бармы? Ул синең смартфоныңда утыра! Аның ярдәмендә син бит тиресен дөрес итеп кайгыртырга өйрәнәчәксең. Ул сиңа төгәл итеп нинди чаралар кулланырга кирәклеген аңлатып һәм экспертларның файдалы мәкаләләрен табып бирәчәк.

Ingred

Биредә синең көн дә куллана торган косметик чара яисә азык-төлекнең составында нинди файдалы һәм зарарлы ингредиентлар барлыгын ачыкларга мөмкин. Моның өчен товарның этикеткасын фотога төшереп, кушымтага кертәсе генә. Һәм экранда товарда кулланылган бөтен ингредиентлар да чыгачак.

CosmoBase

Монда да сиңа косметиканың ни дәрәҗәдә табигый, зыянсыз һәм аллергия чыгармый торган икәнлеген ачыклап була.

Face Yoga

Көн дә 10 минут кына шөгыльләнеп, җыерчыкларны бетереп һәм бит мускулларын ныгытып була. Ул битнең шешенүен киметергә һәм кан әйләнешен яхшыртырга да ярдәм итә. Сораштыру үтеп, кушымта нәкъ менә синең өчен аерым, шәхси программа төзиячәк.

Sommelier du parfum

Үзеңә яисә якын кешеңә ислемай сайлый алмыйсыңмы? Әлеге матур исемле кушымта сиңа ярдәм итә ала. Моның өчен кечкенә генә сораштыру үтеп, синең нинди исләр яратуыңны ачыкларга кирәк. Шул мәгълүмат ярдәмендә кушымта идеаль ислемайны сайлап бирәчәк.

Bunny Free

Бүгенге көндә бигрәк тә файдалы кушымта. Монда нинди дә булса косметик брендның үз продукциясен терлекләрдә сыналганмы икәнен белергә мөмкин.

UVLens

Бу кушымта синең кайда булуыңны билгеләп, ультрашәмәхә  нурланышның дәрәҗәсен күрсәтәчәк һәм кояш астында күпме торырга яраганны әйтәчәк. Шулай ук ул кояштан саклану чарасын сөртүне искә төшереп торачак. Минемчә, яз, җәй айларында бу кушымта бигрәк тә актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев