Бу – тема!
СИНЕҢ ЧӘЧЕҢ = СИНЕҢ КӘЕФЕҢ!
Чәч коелу күп кешене борчый. Бу хәлнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, дөрес тукланмау, организмга витаминнар, тимер җитешмәү, аларны дөрес карамау һ.б.
Тараганда һәм юганда без бик күп чәч бөртекләрен югалтабыз. Һәм бу нормаль күренеш! Уртача көненә 50-150 гә кадәр чәч бөртеге коела. Әмма коелаган чәчләр саны яңа үсеп чыкканнарыннан күбрәк булса, хафалана башласагыз ярый.
Чәч ни өчен коела соң? Белгечләр әйтүенчә, моңа бик күп төрле факторлар йогынты ясый. Шулай да хатын-кызларның 95%ында бу күренешкә генетика сәбәпче. Чәч коелу дөрес тукланмауга да бәйле. Чәч һәм кандагы гемоглобин арасында да тыгыз бәйләнеш бар. Итне аз ашау яки бөтенләй ашамау гемоглобинның кимүенә һәм чәчнең коелуына китерә. Организмда тимер күләме җитәрлек булса, чәч үсеше дә яхшы була.
Чәчләрне дөрес юмау, тарамау да аларның коелуына китерә ала. Бик еш буяу да чәч коелу да нерв тамырларын какшата.
Һә-әә-әәәм, әлбәттә инде, БОНУС! ???
Зилә САБИТОВА әзерләде

Чәчләр куе булып үссен өчен аны дәфнә (лавровый лист) яфрагыннан ясалган төнәтмә белән чайкарга кирәк. Әлеге төнәтмә чәч тамырларындагы кан әйләнешен көчәйтә, шуның нәтиҗәсендә чәчләр тизрәк һәм куерак булып үсә. Төнәтмә ясау өчен бер литр суга бер уч дәфнә яфрагы салып, 20 минут дәвамында кайнатабыз. Чәчне юганнан соң, шуның белән чәчне чайкыйбыз.
Зилә САБИТОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев