Логотип Идель
Бу – тема!

ШИКӘРЕ АЗ БУЛГАН 4 СОК

Яңа сыгылган соклар күп блогерлар тарафыннан дөрес туклану нигезе дип тәкъдим ителә. Бу фикер белән тулаем килешеп булмый. Күп сокларның составында шикәр бар, шунлыктан аларны сәламәт туклану, ябыкканда булыша торган чара дип кабул итәргә ярамый. Рационга кертү өчен шикәре аз булган соклар тәкъдим итәбез. Бу җимеш һәм яшелчә соклары чын мәгънәсендә организмыбызга зыян китерми. Өстәвенә, тәмле дә әле!

АНАР (ГРАНАТ) СОГЫ

Анар полифенолларга һәм антиоксидантларга бай. Өстәвенә, инсулин гормонын да киметә ала, ләкин артык мавыкмаска кирәк. Көнгә бер стакан сок җитә. Гомумән, бу җиләк-җимешне болай гына ашау да бик файдалы. Бик теләсәң, сатып алып, өйдә генә дә сок ясарга мөмкин. Кибетләрдә дә составына шикәр кушылмаган анар соклары сатыла.

ЧӨГЕНДЕР СОГЫ

Башыгызны селкемәгез, йөзегезне җыермагыз! Чөгендер согы да тәмле була ала (кемнәрдер өчен). Диетологлар әйтүенчә, чөгендер согы кан тамырларын киңәйтә, кан әйләнешен яхшырта. Эчемлек кан басымын киметергә, физик күнегүләр вакытында чыдамлыкны арттырырга, нормаль авырлыкны сакларга һәм холестерин дәрәҗәсен киметергә сәләтле.

ЧИЯ СОГЫ

Чия согы шикәрсез булырга тиеш. Бу эчемлекне бигрәк тә спортчыларга тәкъдим итәсе килә, чөнки ул шөгыльләнгәндә мускул авыртуын киметә. Чия согында тизрәк йокларга һәм ял итәргә булыша торган ингредиентлар бар.

ӘФЛИСУН СОГЫ

Бу эчемлек исемлектәге иң шикәрле сок дип санала, ләкин анда антиоксидантлар һәм С витамины күп. Шуңа күрә диетологлар аны атнага берничә тапкыр ярты стакан гына эчәргә киңәш итә.

Фото: «Freepil.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев