СЕРИАЛЛАРНЫ КҮП КАРАСАҢ НИ БУЛА? ПСИХОЛОГ ФИКЕРЕ
Сериалларны артык күп карауның нәтиҗәсе начар булырга мөмкин. Психолог моны ничек аңлата? Җавап безнең язмада.
COVID-19 арксында чикләүләр булу һәм күп вакытны өйдә үткәрергә туры килү сәбәпле, хәзер кино-сериаллар караучылар саны артып китте. Әмма бу гадәт депрессив халәт барлыка китерә ала икән. Бу турыда Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты мөгаллиме Нина Чупракова хәбәр итә.
– Коронавирус аркасында бөтен җирдә чикләүләр, тыюлар... Мондый чорда тормышны яңа эмоция, кичерешләр белән баетасы килә, әлбәттә. Сериал, фильмнар карау – тормышны ямьләндереп, матурлатып җибәрүнең иң арзан ысулы. Әмма иң яхшысы түгел. Әлеге шартларда без болай да бик аз хәрәкәтләнәбез. Тормышыбызын фильмнар хисабына матурлатырга теләсәк, бу безнең сәламәтлегебезгә начар йогынты ясарга мөмкин. Шул исәптән, психоэмоциональ, психофизик сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Депрессив халәткә китерә, - ди ул.
Психолог моны болай аңлата:
– Кеше фильм яки сериалны артык бирелеп караганда нерв системасына зур көч килә, ди Нина Чупракова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев