РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВКА «ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИКЕНЧЕ СЕЗОНЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале проекты һәм аның икенче сезоны тәкъдим ителде. Презентация Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмәдә узды.
Татарстан Рәисенә фестиваль турында беренче сезон амбассадорлары, «Ялкын» журналы креаторлары Надир Шәрипов һәм Зәйнәп Хөснуллина, шулай ук «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина сөйләде. Алар проект нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм бүген мәктәп медиаларының яшүсмерләр өчен иҗат мәйданчыгы гына түгел, ә мөһим һәм катлаулы темалар турында фикер алышу урынына да әверелүен аңлатты.
Презентация ахырында Рөстәм Миңнеханов мәктәп медиаүзәкләре фестиваленең махсус хлопушкасын ябып, икенче сезонга символик рәвештә старт бирде.
Фестивальнең беренче сезоны 2026 елның гыйнварында башланды. Берничә ай дәвамында проект командасы Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында күчмә эш алып барды: мәктәпләргә барды, мәктәп медиакомандалары белән танышты, белем бирү дәресләре үткәрде, катнашучыларга һәм аларның остазларына методик ярдәм күрсәтте.
Фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Проектта барлыгы 400гә якын укучы катнашты. Беренче сезонның финалы «Татмедиа»да узды. Катнашучылар медиаиндустрия вәкилләре белән очрашты һәм дизайн, ясалма интеллект, контент булдыруга багышланган белем бирү сессияләрендә катнашты. Җиңүчеләр татар һәм рус телләрендә эшләүче мәктәп медиалары арасында билгеләнде.
Беренче сезонның Гран-при ияләре — Әлмәт укучылары. Бүләк буларак, команда «Тур для СВОих» проекты кысаларында Россиянең бер төбәгенә сәяхәткә бару мөмкинлеге алды.
Проектның икенче сезоны 2026 елның сентябрендә башланачак. Барлык мәгълүмат «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук медиафестиваль каналларында урнаштырылачак.
«Ялкын» журналы сайты:
https://yalkyn.ru/
«ВКонтакте» төркеме:
https://vk.ru/yalkyn
МАХтагы каналлар:
https://max.ru/join/YAo_dbwJ2X28GbFcHSx01Klysspvnf2ubI8rUpk09oM
https://max.ru/join/8PbSz4KlFRhRTWDPROYczz0B_yi1ro-IvN8IvzH-ANc_
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев