РОССИЯДӘ ЭНЕРГЕТИКЛАРНЫ ТЫЯРГА ТЕЛИЛӘР?
Россиядә балаларга һәм яшүсмерләргә энергетикларны сатуны тыярга тәкъдим итәләр. Ни өчен?
Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец 18 яше тулмаган балалар һәм яшүсмерләргә энергетикларны тыярга тәкъдим итә. Әлеге мөрәҗәгать сәламәтлекне саклау министрлыгына, Дәүләт думасының сәламәтлекне саклау комитетына, кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәте идарәсенә җибәрелгән.
Волынец мондый эчемлекләрнең составы турында тагын бер кат искәртә. Аларда төрле стимуляторлар, таурин, зур күләмдә кофеин, шулай ук буягычлар, ароматизатор барлыгын ассызыклый. Аларны куллану гастрит, аритмия, йөрәк-кан тамыры системасы эшчәнлеге бозылуга, язваның көчәюенә, диарея, күңел болгануга, фикер чуалуга китерергә мөмкин.
“Кибетләрдә энергетиклар еш кына газлы, баллы эчемлекләр белән бер киштәдә тора һәм бу сатып алучыларны аларны сатып алуга этәрә. Шул рәвешле энергетик эчемлекләр зыянсыз, дигән уй барлыкка килергә мөмкин”, - ди Ирина Волынец.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 декабря 2025 - 08:38
ТАТАРСТАНДА ГРИПП ҺӘМ ОРВИ АВЫРУЛАРЫНЫҢ АРТУЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
25 декабря 2025 - 10:31
ТАТАРСТАНДА КЫШ БАБАЙ РЕЗИДЕНЦИЯЛӘРЕН АЧА
-
24 декабря 2025 - 13:05
КАЗАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ БӘЯСЕ 46 СУМГА КҮТӘРЕЛӘ
-
23 декабря 2025 - 10:18
«ГОСУСЛУГИ»ДАН КОДЛАР ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШКӘН ВАКЫТТА КИЛМИ
Нет комментариев