РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БӘХӘСЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛУ КОМИССИЯЛӘРЕ ТӨЗЕЛӘЧӘК
Россиянең һәр мәктәбендә 1 сентябрьгә кадәр бәхәсләрне җайга салу комиссиясе булдырылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Яр Чаллыда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучыларга видеомөрәҗәгать вакытында хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, мондый комиссия һәр мәктәптә эшләргә тиеш.
«Һәр мәктәптә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе булдырылырга тиеш. Әлегә ул булмаган мәктәпләрдә 1 сентябрьгә кадәр комиссияне оештыруыгызны сорыйбыз. Аның эшчәнлеге һәр төбәктә кабул ителә торган норматив-хокукый актлар белән көйләнә», – диде Сергей Кравцов.
Министр мәктәпкәчә белем бирү системасында да яңа проектлар башланачагын әйтте. Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында 1 сентябрьдән Россия балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» һәм «Добрые игры» проектлары гамәлгә ашырыла башлаячак.
Әлеге проектларның максаты – ата-аналарның балалар тәрбиясенә игътибарын арттыру.
«Добрые игры» проекты баланы уку эшчәнлегенә әкренләп әзерләүгә юнәлдерелгән. Ул мәктәпләрдә үткәрелә торган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләренең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аналогы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев