Логотип Идель
Бу – тема!

РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИНГА 30ны ТУТЫРДЫК: кайда? кайчан? ничек?

Башкортстанның халык артисты, талантлы җырчыбыз, моңлы сандугачыбыз Ришат Төхвәтуллинга 3 март көнне 30 яшь тулды. Гомер бәйрәмен ул Уфа (5 март), Казан (6 март) һәм Мәскәүдә (10 март) яраткан тамашачысы белән уздыра.

“Микрофон югалды!”


Уфада булып узган концерттан соң җырчы төркеме белән туп-туры Казанга юл тота.

- Төнебез юлда узды. Кайтып, 2 сәгать йокладык та, Казан тамашачысы белән очрашырга килдек, - диләр үзләре.

Юбилей концертларының беренчесе көтелмәгән вакыйгаларсыз гына узмаган. Көтмәгәндә-уйламаганда җырчыларның микрофоны юкка чыга. Аның югалу сәбәпләре  һаман да ачыкланмаган. Әмма мәсьәләдән чыгу юлы тиз табыла: башка микрофон алмашка килә.


“Яратам, дияргә киләм дә, әйтмичә кайтып китәм”


- Минем өчен бүген бик дулкынландыргыч көн, - дип башлады җырчы Казандагы чыгышын, -  күпмедер тәҗрибә туплап, киләчәк тормышка яңа үрләр билгеләр вакыт. Бәйрәмемне юкка гына яртакан тамашачым белән үткәрмим: сез һәрчак минем йөрәк җылымны аңлап, минем өчен этәргеч булдыгыз.

Беренче җырын башкарып бетерүгә, Ришат янына ак яулыклы бер апа менеп:

- Концерт саен: “Яратам” дияргә килгән идем, тагын әйтә алмадым инде”, дип кайтып китәм. Бүген әйтәм: яратам! – диде, - безнең мәхәббәтебез сине саклап йөртсен!


Розалия Төхвәтуллина: “Карт бүре уласа, еллар имин була, ди”


Җырлар алдыннан әнә шулай дип шаяртса да, Ришатның әнисе Розалия ханым курчак кебек гүзәл. Улының туган көне хөрмәтенә сәхнәдән ул да моңлы җыр сузды.

Халкыбызга моңлы сандугач бүләк иткән ананы тамашачы алкышларга күмеп озатты.

“Так что көтегез!”


Ришат Төхвәтуллинга татар кызларының яртысы гашыйктыр кебек. Җырчы үзе дә моны яшерми:

- Никтер тамашачы минем бар җырларым да сүз  үзем турында бара дип уйлый.  Җырымдагы “Чык минем юлларыма” сүзләрен ишетеп, сәхнәгә менеп “Менә, юлыңа чыктым”, диюче кызлар аз булмады. “Мәхәббәтем, кайда соң син?” дип җырлый башлагач, “Менә мин, монда” дип язарга тотындылар. “Онытырга минем тырышма” чыккач, “һаман мине оныта алмыйсыңмыни?” диләр. Хәзер “Сиңа барам” җырын җырлаячакмын, - дип шаяртып алды ул, - залда матур кызлар күп, так что көтегез!

Алып баручыларның: “Кем Ришатка хәзер үк кияүгә чыгарга әзер?” – соравына җавап итеп залдагы дистәгә якын кыз кулын күтәрде. Аларга кушылып, әллә уйнап, әллә чынлап  бер әби дә кулын өскә сузды.


Ә Асаева кайда?


Алып баручылар - Кәрим Тинчурин театры аристлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов концертка яңа бер ямь өстәде. Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле чараны үз чыгышлары белән бизәде. Җырчылар Филүс Каһиров белән Чулпан Йосыпова тамашачыга моңлы җырларын бүләк итте. Чарада катнашырга тиешле җырчы Гөлназ Асаеваны гына никтер күрә алмадык.

Ришат һәм Филүс


Тамашачыны иң ошаткан чыгышы Ришат Төхвәтуллин белән  ТРның атказанган артисты Филүс Каһировның дуэт башкаруы булгандыр. Ник дигәндә, алкышлар озак тынмады.  Ике сандугач милләтебезнең төп сандугачы Илһам Шакировның репертуарыннан “Сандугач” җырын сузды. Сүз уңаеннан, Ришатның студент чагында баян классыннан вокалга күчүендә дә Филүс Каһировның роле зур икән. Филүснең иҗатына гашыйк егет үзе дә әлеге юлны сайларга карар кыла.

“Ул сынаулар мине чыныктырды”


- Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар. Күп авырлыклар аша узарга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды гына. Шул вакытларда һәрчак тамашачым терәк булды. Авыр чакларыгызда җырларым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем! – дип мөрәҗәгать итте Ришат кичә ахырында тамашачысына.



P.S. Ришат Төхвәтуллин концерт башында таңга чаклы җырлыйм, дип әйтсә дә, 4 сәгатьтә якын дәвам иткән  чара тәмамланганда әле таң атарга ерак иде. Әмма тамашачы да, Ришат үзе дә юбилей концертыннан канәгать калды кебек. Кем әйтмешли, тәмле нәрсә күп булмый ул ;-)

Зилә САБИТОВА

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев