ПРОКРАСТИНАЦИЯ: ЭШНЕ НИЧЕК ВАКЫТЫНДА ЭШЛӘРГӘ?
Прокрастинацияне ничек җиңәргә һәм эшне вакытында эшли башларга? Калган эшкә кар ява бит алайса… Психолог киңәше.
Психолог бу очракта нәрсә киңәш итә соң? Эшне “аннан соң”га калдырмас өчен башта иң мөһим эшләрне аерып чыгарырга, аннан аларны башкарырга һәм ахырдан үзеңне бүләкләргә кирәк. Психолог Екатерина Игонина бу турыда болай ди:
– Һәр эшкә җаваплы карарга өйрәнегез. Үтисе эшләр арасыннан иң мөһимнәрен, иң беренче эшләнергә тиешлеләрен аерып чыгарыгыз. Эшне “аннан соң”га калдырмас өчен үзеңне бүләкләргә мөмкин. Эш беткәч, билгеле. Бүләк урынына сез яраткан шөгыль дә була ала. Эшне эшләп бетергәч, мәсәлән, дуслар белән очрашырга, яраткан кибетеңә барырга, кино карарга яки рәхәтләнеп диванда аунарга була.
Психолог кайбер кешеләрнең эшне махсус сузуларын ассызыклый, чөнки аларның, дедлайн якынлашкан саен, эшчәнлек яхшыра бара.
– Сроклар янганда кайберәүләр нервланып бетсә, кайберәүләр яхшырак уйлый һәм кирәкмәгән нәрсәләргә игътибарын юнәлтми башлый. Ник дигәндә, аларга вакыт калмый, - ди ул, - прокрастинация еш кына интернет аркасында яки эшләрнең артык күплеге сәбәпле барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев