ПАРФЮМНЫҢ ГОМЕРЕН НИЧЕК ОЗАЙТЫРГА?
Ислемайның төсе, исе үзгәрү аның бозылуы турында сөйли. Моны булдырмас өчен, белгечләр берничә лайфхак тәкъдим итә. Язмада без алар белән бүлешәбез.
Ислемайны уртача температуралы һәм караңгы җирдә саклагыз
Әлбәттә, сүз парфюмны бәрәңге базы кебек җирдә саклау турында бармый. Аны уртача бүлмә температурсы булган җиргә куярга кирәк. Мәсәлән, коридордагы шкафта сакларга була. Ислемайны суыткычка кую, юыну бүлмәсендә тоту – ялгышлык, чөнки югары температура һәм дымлылык аның матдәләренә зыян салачак.
Ислемайның флаконын ябарга онытмагыз
Аны ябарга онытып, сез парфюмга һава кертәсез, шул сәбәпле аның исе үзгәрергә мөмкин.
Ислемайны башка төрле савытка салмагыз
Гадәттә, ислемай нинди савытта алынган, шунда калырга тиеш. Чөнки аны күчерү парфюмның матдәләренә зыян китерә һәм аның гомерен кыскарта. Исегездә тотыгыз: барлык кагыйдәләрне дә үтәгән очракта, ислемайларны куллану 2-3 елга кадәр җитәргә мөмкин.
Кулланыр алдыннан ислемайны болгатмагыз
Болгаткан очракта һава ислемайга йогынты ясый. Ә бу аның исен бозарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев