Логотип Идель
Бу – тема!

ПАНАМА, ПРИНТЛАР, КҮПКАТЛАМЛЫЛЫК: 2024 ЕЛГЫ ҖӘЙГЕ ТРЕНДЛАРНЫ БАРЛЫЙБЫЗ

Шкафыңа күз салып алыйк әле: якты төстәге киемнәр бармы анда? Ә джинс тукымадан тегелгән төрле комплектлар? Җәйнең иң матур көннәрен бизәргә итәк, шорты, күлмәкләрең әзерме соң? Юкмыни? Борчылма! Иң шәп җәйге трендларны шушы язмада бергәләп барларбыз.

Джинс итәкләр

Бу – һәр кызның гардеробында табыла торган классика. 2024 елгы яшүсмерләр модасының иң актуаль моделе булып макси А-силуэты тора. Ул теләсә нинди һава торышына шәп туры киләчәк! Салкынча булганда – киң свитерлар, ә эсседә топ яисә күлмәк (рубашка) белән кияргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, әгәр дә ультрамодалы булып күренәсең килсә, итәкнең түбән биллесен сайларга тырыш.

Фланель күлмәкләр

Узган сезоннан күчеп килгән һәм актуальлеген югалтмаган малайлар өчен уңайлы тенденция бу. Гаҗәп тә түгел, мондый күлмәкләрне стильләштерү бик җиңел: эченнән нинди дә булса футболка кияргә генә кирәк. Күлмәкне ике размерга зуррак итеп алырга онытмагыз, ул иркен булырга һәм кысып тормаска тиеш.

Панама

Күпчелек яшүсмерләрнең яраткан аксессуары хәзер популярлыкның иң югары ноктасында! Моннан тыш, тренд үзгәрә һәм бөтен сезонга да яраклаша.

Панаманы тире, мех яки джинс тукымадан булганын сайлагыз. Бу баш киеме белән типик булмаган образлар ясау урынлы, чөнки панама – аутфитка эклектиклык?? бирә торган аксессуар, ә бу һәрвакыт стильгә 100 балл өсти!

Гольфлар

Тезгә кадәр гольф – колготкаларга альтернатива. 2024 елда бу олылар да, яшүсмерләр дә ияргән тенденцияләрнең берсе. Мондый аксессуар теләсә нинди «мини» кием белән яхшы күренәчәк (мәсәлән, күлмәк, итәк яки шорты).

Шортылар

Көннәр җылынгач, малайларга чалбардан шортыга күчәргә киңәш итә трендлар. Ул тездән булса яхшы. Аны худи яки олимпийка кебек өс киеме белән кияргә була. Җитдирәк очрашулар өчен күлмәкләр һәм классик джемперлар сайларга мөмкин.

Күпкатламлылык

Күпкатламлылык – 2024 елда яшүсмерләр модасының чып-чын тенденциясе. Кызыклы һәм уникаль образлар булдыру өчен, төрле текстуралар һәм тукымалар, стильләр һәм мода юнәлешләре белән эксперимент ясау ул. Яшүсмерләрнең холкына идеаль рәвештә туры килә! Берничә катлам кием төрле очракларга һәм һава торышына яраклаштырылырга мөмкин.

Карго чалбарлар

Карго тиз арада яшүсмерләрнең яраткан киеме булырга өлгерде, чөнки ул уңайлы һәм актив яшәү рәвеше өчен яраклы. Спорт образлары өчен футболкалар һәм кроссовкалар киергә мөмкин.

Бу язма сиңа ярдәм итәр дип уйлыйм. Җәең бары бәхетле мизгелләрдән торсын дигән теләктә калам!

Фотолар: «Freepik.com» һәм «Pexels.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев