Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИ, ӘТИ, МИН ЯШЬТӘШЛӘРЕМ АРАСЫНДА АК КАРГА БУЛМАС ӨЧЕН ПИРСИНГ ЯСАТЫРГА ТЕЛИМ!»

Пирсинг ясатып яшүсмерләр, бер яктан, үзләренә игътибар иттерергә, яшьтәшләре арасында аерылып торырга тырыша. Икенче яктан, бу билгеле бер субкультурага яки төркемгә керүнең билгесе булырга мөмкин. Әллә бу яшүсмернең психикасында үзгәрешләр булуына ишарәлиме? Яки әти-әни игътибары җитмәүме? Әйе, сораулар бик күп, ләкин дөрес һәм төгәл җавап юк. Шуңа күрә мин бу теманы тирәнрәк өйрәнергә булдым.

Алёна, 18 яшь, Казан инновацион университеты студенты:

«Минем пирсинг ясатуым һәм моңа әти-әнинең мөнәсәбәте бик кызыклы булды. 2020 ел иде, ноябрь башы. Ул вакытта мин Тик-ток төшерә идем. Бервакыт әни янына килдем дә: “Минем пирсинг ясатасы килә”, – дидем. Аның җавабы тискәре иде. Бәхеткә, без аның белән килешә алдык һәм сүз куештык: яңа елга кадәр (ул вакытка 2 ай калып бара иде) Тиктокта 10 мең язылучы җыйсам, пирсинг ясата алачакмын, дигән карарга килдек. Ул вакытта минем 1 мең язылучым бар иде. Нәтиҗәдә, 10 меңне мин ике атнадан соң җыйдым һәм борынга пирсинг ясаттым. Ә шушы хәлдән соң бер ел үткәч, мин кендекне дә тиштерергә өлгердем, тик әнием ул турыда белми!»

Карина, 18 яшь, Казан инновацион университеты студенты:

«Пирсинг ясату теләге кисәк барлыкка килде. Ул вакытта миңа 18 яшь тулган иде инде. Кайбер яшүсмерләрнең тышкы кыяфәтләре аша үзләрен күрсәтүләре ошый иде һәм мин моны уңышлы эксперимент булыр дип уйладым. Мин әти-әнием рөхсәтеннән башка борынымны тиштертергә бардым, әмма әлегәчә алардан «гаилә хурлыгы» ише сүзләр ишеткәнем юк. Аннары әбием миңа колакны тишәргә дә ярдәм итте әле.»

Ләйсән Йосыпова, 45 яшь:

«Минемчә, бу бик авыр тема. Бер яктан, хәзер заманасы башка икәнен аңлыйм. Әмма, икенче яктан, мин үз баламда пирсинг күрергә теләмим. Табигать кешегә үз матурлыгын биргән. Нигә аны бозарга, анысын мин аңлап бетермим...»

Миләүшә Нуруллина:

«Әгәр дә кызның колакларында бер пар алка булса, бу кабул ителә, ләкин күбрәк түгел. Тәннең башка өлешләрен тишүне мин кабул итә алмыйм. Бу турыда бала белән сөйләшү бик мөһим. Минемчә, 21 гасырда әти-әни белән бала бөтен нәрсә турында да килешә ала. Пирсинг – ул үз тәнеңне бозу. Үз матурлыгыңны күрсәтү өчен башка бик күп яхшы юллар бар, дип уйлыйм.»

Лия Шаһабетдинова, практик психология һәм шәхес үсеше өлкәсендә профессионаллар ассоциациясе президенты, практик психолог:

«Пирсинг, татуировкалар һәм тән белән башка экспериментлар яшүсмерләрне бик кызыксындыра һәм моның берничә сәбәбе бар.

Беренчедән, үзеңне эзләү. Яшүсмерлектә сепарация процессы башлана, аның бер адымы әти-әнигә «мин сезнең кебек түгел!» фикерен җиткерү. Шулай итеп, бу биологик һәм табигый процесс. Әйе, балалар әти-әнидән ераклашырга тырыша һәм бу абсолют норма, әмма алардан территориаль һәм финанс яктан качып булмый. Яшүсмер өчен бердәнбер һәм иң кулай ысул кала – тышкы яктан алар кебек булмаска.

Икенчедән, яшүсмерләргә тенденцияләрдән артта калмау бик мөһим. Әти-әни бу мөмкинлектән мәхрүм итсә, яшүсмердә комплекслар тууы һәм аның социумнан, дуслардан «аерылып» калуы мөмкин. 

Өченчедән, стандарт булмаган тышкы кыяфәт ярдәмендә яшүсмер әти-әнисенең игътибарын җәлеп итәргә тырыша. «Мине күрегез! Миңа игътибар итегез! Менә мин!»

Бу проблеманы хәл итәр өчен бала белән сөйләшергә кирәк. Авыр, ләкин мөмкин! Хәзер бу темага китаплар, лекцияләр, мөнәсәбәтләрне җайга салу турында мәгълүмат бик күп.

Пубертат чорында әти-әнинең төп бурычы – үз балалары белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру. Яшүсмер пирсинг яки татуировка ясатырга тели икән, «күпердән сикерсәләр, син дә алар артыннан сикерәсеңмени» дигән сүзләрне читкә куерга кирәк. Тыңлау һәм ишетү бик мөһим. 

Әгәр сез хәзер яшүсмернең пирсинг ясатуына каршы икән, дөресен әйтегез: «мин хәзер моңа рөхсәт бирә алмыйм», ни өчен икәнен аңлатыгыз. Альтернатива табарга тәкъдим итегез – алар хәзер бик күп: матур клипсалар, тәнгә ябыштыра торган стикерлар бар. Бу бәләкәй проблемадан фаҗига ясамагыз. Балагызны аңларга тырышыгыз. Сез бит бер-берегезгә каршы сугышмыйсыз!»

Шулай итеп, нәтиҗә ясыйк. Әйе, без, яшүсмерләр, башкалар арасында аерылып торырга яратабыз һәм трендлардан артта калмаска тырышабыз. Ләкин әти-әниләр безгә начарлык теләми, алар безне матур йөзле итеп күрергә өметләнә. Шуны җиткерәсе килә: яшь барган саен, кешенең фикерләве үзгәрә, ул бер үк әйбергә башкача карый башлый. Бу тема бик бәхәсле һәм һәр кеше үз юлын үзе сайлый. Трендлар артыннан чабам, дип якыннар белән мөнәсәбәтне бозарга ашыкмагыз. Һәр ситуацияне үзара сөйләшеп хәл итеп булуын онытмагыз!

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев