Логотип Идель
Бу – тема!

МУЛЬТФИЛЬМНАР ҺӘМ ФАНТАСТИКА БЕЛӘН ТУЛЫ АПРЕЛЬ ПРЕМЬЕРАЛАРЫ

Язмада апрель ае фильмнарын һәм мультфильмнарын тупладык. Биредә куркыныч фильмнар да, фантастика, шулай ук сәяхәт жанрындагы премьераны та таба аласың.

Бойтесь своих желаний / The Friendship Game, 6 апрельфантастика, куркыныч фильм

Дүрт дус серле предмет таба. Аның ярдәмендә гадәти булмаган уенга кереп китәргә мөмкин. Уенда җиңү катнашучыларның теләсә нинди яшерен теләкләрен үти ала. Ләкин бу чын дуслар булса гына эшли. Җиңелү исә предметның үзенең куркыныч теләкләрен үтәячәк.

Принц пустыни / Zodi & Tehu, frères du désert, 6 апрель – сәяхәт

12 яшьлек Зоди үз кабиләсе белән чүлдә яши. Ятим калган дөя баласын тапкач, малайның тормышы баштан-аяк үзгәрә. Шулай итеп, малай белән дөя арасында искиткеч дуслык барлыкка килә. Тик җирле браконьер яшь дөя ярдәмендә акча эшләргә тели. Дүрт аяклы дустын саклап калу өчен Зоди Сахара чүле буйлап куркыныч сәяхәткә чыга.

Зверолэнд / The Gools, 13 апрель – мультфильм

Мультфильм тылсымлы хайваннар яшәгән сихри Зверолэнд урманында булган вакыйгалар турында сөйли. Анда яшәүчеләрнең тыныч тормышына куркыныч яный. Хәйләкәр Мэри хайваннарга каршы чыга. Шулай итеп тылсымлы урманда ике яклы көрәш барачак.

Яга и книга заклинаний,  27 апрель – мультфильм

Җирән чәчле Яга йорт хуҗалары һәм мәче белән сазлыкларда яши һәм сихер белән шөгыльләнә. Әмма сихерчелекне чынлап өйрәнер өчен, аңа күп еллар элек явыз сихерче урлаган китап җитми. Ләкин бер көнне Яга йорты бусагасында патша кызы пәйда була. Ул да явыз сихерчене эзләгән булып чыга. Шуннан Яга белән патша кызы икәүләп куркыныч һәм кызык маҗарага китә.

Мой монстр /  Underground Monster, 27 апрель – боевик, фантастика

Җир асты туннельләрендәге төзүчеләр командасы коточкыч күренешкә тап була. Дөньядан аерылган эшчеләр, исән калыр өчен, гаять зур чит планета җанвары белән сугышырга тиеш.

Третий не лишний / Honeymoon, 27 апрель – драма

Адам һәм аның кәләше Сара туйдан соң сәяхәткә Венециягә барырга җыена. Ләкин яшьләрнең сәяхәтенә Адамның иң якын дусты Эд та кушыла. Шуннан соң яшь парның бергә үткәрергә теләгән күңелле көннәре баштан-аяк үзгәрә, чын афәткә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев