Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН – ТАТАР! ҺӘМ ҮЗ ТЕЛЕМНЕ БЕЛЕРГӘ ТИЕШМЕН!»

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре, чит илләрдән килгән милләттәшләребез, язучылар, министрлар, дәүләт эшлеклеләре... Боларның барысын да нәрсә берләштерә, беләсезме? Әлбәттә, VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы!

25 апрель көнне шушы форум кысаларында ике зур бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды: беренчесе – «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, икенчесе – татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада. Бу чара Казанның Идел буе спорт һәм туризм академиясендә узды. Шушы форумда, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре буларак, сеңлем Ләйсән белән мин дә катнаштым һәм анда Халыкара олимпиада җиңүчеләре белән аралашу бәхетенә ирештем.
Татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Анда РФ субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Олимпиада ике турдан тора. Беренче тур: чит илдәгеләр өчен – интернет-тест, Россия Федерациясендә белем алучылар өчен – төбәкара олимпиада, ә Татарстандагы укучыларга – республикакүләм олимпиада.

Быел татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан – 216, Россиянең 26 төбәгеннән – 92, 13 чит илдән – 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән – 16 укучы, Татарстаннан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша.

Олимпиаданың икенче төп туры 22-24 апрель көннәрендә Казанда Универсиада авылында үтә.

Әлеге өч көннең ничек үтүен олимпиадада призлы урын алган Кайбыч районы Федоровское урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хуҗин Булат сөйләде:

 - Беренче көн. Килдек, бүлмәләргә урнаштык, кичен Тинчурин театрында «Син бит минем бергенәм» спектаклен карадык. Икенче көн. Олимпиаданың язма туры узды, сораулары республика олимпиадасына караганда авыррак иде, бигрәк тә әдәбият өлеше. Ә кичен Камал театрына «Диләфрүз-ремейк» спектаклен карарга бардык. Өченче көн. Олимпиаданың проектлар яклау туры узды, тулаем алганда, проектлар «Татарстанны бөтен дөньяга таныту» темасын ачып бирделәр. Төшке аштан соң "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаштык, кичен «Әкият» курчак театрында тамаша карадык. Иң авыры проектны яклау булды, чөнки жюри бик кырыс, каушатты да! Безнең Кайбыч районнан 4 кеше иде. Бик күңелле булды.

«Тагын барыр идеңме?» дигән сорауга: «Әлбәттә, мөмкинлегем булса, киләсе елда да катнашыр идем», – диде Булат.

Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасыннан соң әлеге олимпиадада җиңү яулаган чит ил яшьләре белән дә сөйләшү мөмкинлеге туды.

Чихиро Тагучи (Япония) – быелгы гран-при иясе.

«Тумышым белән Япониянең Канагава шәһәреннән, хәзер Лондонда яшим һәм укыйм. Алты тел беләм. Мин татар телен өченче ел өйрәнәм. Баштарак остазым Мидзуки Накамура белән, ә хәзер үзлектән генә шөгыльләнәм. Нишләп нәкъ менә татар телен өйрәнә башлаганмындыр, белмим, күңел тартты диимме соң. Гаиләмдә һәм Токиода да татарча сөйләшүче бер кеше дә юк. Ә Лондонда меңләп кешедән торган махсус оешмабыз бар, мин шунда телемне шомартам. Татар теле миңа бик күп дуслар табарга ярдәм итте», – диде япон егете.

Ул сөйләгән бер вакыйга мине бик нык гаҗәпләндерде. Узган елны Чихиро белән бер бүлмәдә Кытайдан килгән егет торган. Һәм алар үзара... татарча сөйләшкән! Беләсезме, үзебез өчен бераз оят та булып китте. Бик еш кына ике чеп-чи татар бер-берсе белән русча сөйләшә, татар булуыннан ояла. Ә монда япон һәм кытай баласы татарча аралаша!!!

Каадер Касим (Финляндия) – йомгаклау туры җиңүчесе:

 - Минем әти дә, әни дә – татар, гаиләдә татарча сөйләшәбез. Мәктәптә мин һәм энемнән кала бу телдә сөйләшүче кеше юк.

Бер караганда, Финляндиядә аңа татар теле кирәкми дә кебек, ләкин Каадер минем белән килешмәде:

«Мин – татар! Һәм үз телемне белергә тиешмен. Күп телләрне, аеруча туган телеңне яхшы белү кешене баета гына. Телне куллансак, гаиләдә, дуслар белән татарча сөйләшүне гадәткә кертсәк, тел үсәчәк. Шул чакта сөйләм дә камилләшәчәк, һәм бу табигый юл белән киләчәк», – ди Финляндиядә яшәүче милләттәшебез.

Әлеге очрашу миндә көчле хисләр бураны кузгатты. Чит ил кешеләре безнең телне өйрәнә һәм шуның белән горурлана. Ә үз республикасында яшәүче кайбер татарларыбыз үз туган телләреннән ояла, аны өйрәнүне кирәк санамый, татар булуларына кимсенә, русча сөйләшкән була. Минемчә, Чихиро һәм Каадер кебекләрдән үрнәк алырга кирәк! Афәрин, егетләр!






Айзилә Абдрахманова, Кайбыч районы Борындык төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев