Логотип Идель
Бу – тема!

МЕДИТАЦИЯ: ТӨП КИҢӘШЛӘР ҺӘМ КУШЫМТАЛАР

Проблемалардан читкә китеп, тормыш энергиясен арттырыр өчен, белгечләр медитация белән шөгыльләнүне тәкъдим итә. Әлеге язма медитациянең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәчәк. Биредә син дөрес итеп аңыңны үзгәртү һәм системалы гамәлләр ярдәмендә уңай эмоциональ халәткә ирешү турында киңәшләр белән таныша алачаксың.

Медитация махсус күнегүләр ярдәмендә стресстан котылырга, тормышка башкача карарга булыша. Аны дөрес итеп башкара белү мәҗбүри, чөнки шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләр күреп булачак. Кайберәүләр уйлавынча, медитация – ниндидер бер мистик күренеш. Тик аны практикалау өчен буддачыга әверелергә һәм ниндидер махсус киемнәргә төренергә кирәк дигән кагыйдә юк. Хәзерге заманда белгечләр медитация белән шөгыльләнүне борчу һәм депрессия белән көрәштә яхшы ысул дип билгели.

Медитация белән шөгыльләнүчеләргә киңәшләр:

1.Шөгыльләнү өчен даими урын билгеләп куй. Аның өчен тыныч атмосфера тудырырга сәләтле җирне сайла. Әгәр сине нинди дә булса предметлар (рәсемнәр, фотосурәтләр) илһамландыра икән, бүлмәңне алар белән әйләндереп ал.

2.Бүлмәне, һичшиксез, җилләтергә кирәк. Саф һава фикерләргә, яңалыкны кабул итәргә ярдәм итә.

3.Яктылык белән экспериментлар ясап кара. Якты яисә, киресенчә, караңгы ут фикерләүгә тәэсир итә. Шуңа күрә үзеңә нәрсә туры килүен ачыкларга кирәк.

4.Җайсыз, кысып торган аксессуарларны кимәскә, иркен киемнән булырга киңәш ителә.

5. Хәзер нәрсә барлыгын һәм нәтиҗәдә нәрсә теләгәнеңне аңлап, билгеләп куярга тырыш.

6. Медитация белән иртә таңда яисә йокы алдыннан шөгыльләнергә киңәш ителә.

7.Ач булып һәм, киресенчә, ашаганнан соң медитация белән шөгыльләнү ярамый.

8.Беренче көннәрдә бу шөгыльгә 10-20 минут вакыт кына бүлеп бир. Әкренләп аны арттырырга кирәк булачак. Ләкин үзеңне тыңларга онытма: ару, туя башлавыңны сизсәң, вакытны үзгәрт.

9. Медитация өчен төрле позаларны сайлап кара: басу, утыру, яту. Шуны да истә тотарга кирәк, умыртка баганасы һәрвакыт туры булырга тиеш. Беренче минутларда ук поза кыенлык тудырса, аны үзгәртергә кирәк. Дөрес сайланган поза уяулыкны, аек акылны һәм күңел күтәренкелеген сакларга ярдәм итә.

Медитация өчен онлайн-кушымталар:

Insight Timer

Headspace

Calm

Waking Up (by Sam Harris)

Ten Percent Happier

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев