ХӨРМӘТЛЕ ХӨРМӘ!
Карбыз-кавын чоры узып бара, тик бу борчылырга сәбәп түгел. Ник дисезме? Чөнки тиздән хөрмә чоры җитәчәәә-әә-әәк! Әлеге җиләк-җимешнең файдасы бик күп ди. Ниндиләр ул, дисезме?
Әгәр хөрмәне сайлый белеп сайласаң, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юктыр кебек тоела. Үзе тәмле, үзе баллы. Мммм-ммм-ммм... Туклыклы булуы белән беррәттән, ул әле витаминнарга да бай.
- Күзләрем яхшы күрсен, дисеңме? Нәрсә ашарга кирәклеген әйтеп торасы юктыр? Өлгергән хөрмәдә бета-каротин күп, ә ул күзләрне яхшырта.
- Үпкәңне кайгырт. Шул ук бета-каротин сулыш юлларын яхшырта, бронхит һәм пневмония барлыкка килүдән саклый.
- Йөрәгем нык булсын дисәң, хөрмә аша! Аның составындагы калий йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгытыр. Шул ук вакытта кан басымын да көйләр.
- Эчәклеләр яхшы эшләсен өчен дә хөрмә ашарга кирәк икән. Ашказаны авыртканда да хөрмә ярдәмгә килер.
- Хөрмә ярдәмендә яраларны да эшкәртергә мөмкин. Өлгергән хөрмәне пешкән урынга куеп торсаң, ул урын бик тиз төзәлер.
- Бөерләреңә ярдәм итәр. Хөрмәдәге магний организмнан тозларны чыгарырга, бөерләрне чистартырга булышыр.
- Анемияне себерке белән куып җибәрәбез. Бу эштә безгә шулай ук хөрмә ярдәмгә килер. Анемиядән файдалы булган тимер белән беррәттән, башка бик файдалы микроэлементлар да бар.
- Тамак авыртамы? Хөрмә аша! А һәм С витаминнары күп булу аркасында ул иммунитетны ныгыта.
- Депрессиягә “сау бул!” дибез. Көненә бер хөрмә организмны магнийга баетыр, ә ул нервларны тынычландыра, йокыны яхшырта. Фруктоза һәм глюкоза кәефне күтәрә.
- Матур булабыз. Хөрмәне йомшак өлешен йомырка сарысы белән богатабыз һәм юка итеп йөз тиресенә сөртәбез. 20 минуттан юып төшерәбез һәм кара нокталарга “сау бул” дип кул болгыйбыз.
]
Ничек итеп сайларга?
Хөрмәнең кабыгындагы сызыклар күбрәк булган саен яхшы. Шулай ук кабык каты һәм шома булырга тиеш.
Лайфхак: хөрмә каты һәм авызны бөрештерә торган булып чыкса, аны 12 сәгатькә морозилкага тыгыгыз. Ул йошак һәм баллыга әйләнер.
ТАГЫН УКЫРГА:
ҖИЛӘК-ҖИМЕШТӘН ЧИПСЫ ЯСЫЙБЫЗ / РЕЦЕПТ/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев