Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ ИҢ КИРӘКЛЕ СКИЛЛАР

Мәктәпне бары тик дәресләр һәм билгеләр белән генә тулган вакыт дип кабул итү – хата, ул әле тормышка әзерлек мәйданы булып та тора. Мәтәптә без математика формулаларын, тел кагыйдәләрен генә түгел, ә кешеләр белән аралашуны, вакытны дөрес бүлүне, хәтта «авыр ситуацияләрдән» ничек чыгуны да өйрәнәбез. Биредә ярдәмгә төрле скиллар килә. Алар кагыйдәләр кебек дәреслектә язылмаган, ләкин аларсыз уку елын җиңел үтү бик кыен.

Күчерү. Бу – чиста күчерү түгел, ә «акыллы» эш алып бару. Тик аны  белеп эшләргә кирәк. Ул әзер булган җавапларны нәкъ шундагы кебек түгел,  ә үз сүзләрең белән үзгәртеп, төзәтмәләр кертеп язудан гыйбарәт.

Килешү (сөйләшү). Әлеге алым бигрәк тә синең вакытың җитмәгәндә, ашыкканда ярдәмгә килергә мөмкин. Әйтик, өй эшен эшләп килмәгән вакытта, син аны «йомшак сүзләр» кулланып классташыңнан сорап торасың, яки  авыр сумкаңны җиңеләйтү максаты белән, партадашың белән дәреслекләрне бүлешеп алып киләсең. Яисә сорауларга җавап эзләгән очракта, син аны дустың белән сөйләшеп, килешеп, бүлешеп аласың. Бу энергия, көч һәм вакытны экономияләүдә бик булыша.

Өй эшен тиз эшләү. Мәгънәсенә төшенмичә генә эшләү түгел, ә вакыт менеджментын көйләү. 2 сәгатьлек эшне 20 минутта ничек эшләргә икәнен белү ул – алтын скилл. Мәсәлән, бер укучыдан лайфхак: «Мин таймер куям: 15 минут математика, аннан 5 минут тәнәфес. Башта җиңел мәсьәләләрне эшлим, аннан кыеннарына күчәм. Бу миңа баш миен «җылытырга» ярдәм итә.Шулай итеп баш та арымый, эш тә тизрәк бетә» (7 сыйныф укучысы, Яр Чаллы).

Укытучының уйларын «уку».  Күп укытучы дәресне нәкъ китаптагы сүзләр белән, нәкъ шул тәртиптә алып бара. Аның   нәрсә сорый икәнен, алдан китапны карап барып, биттән укып алу мөмкинлеге булыша. Бу скилл ярдәмендә син теманы белмәсәң дә,  укытучы теләгән җавапны беләсең.

Укуны фильтрлау сәнгате. Нинди предметка көч салырга, ниндиен икенче планга күчерү икәнен аңлау бик мөһим. Профиль фәннәргә күбрәк басым ясау, ә өстәмәләренә артык нервларны әрәм итмәү кирәкле киңәшләрнең берсе булып тора. Әгәр дә син гуманитар һәм шул юнәлеш буенча имтиханнар бирәсең бар икән, димәк төгәл фәннәрне син алар белән бертигез куярга түгел, ә  төп игътибарыңны кирәклеләренә юнәлтергә тиешсең. Моны укучылар да исбатлап китә: «Мин 10 сыйныфта укыйм. Бердәм дәүләт имтиханын рус әдәбиятыннан бирәм. Һәм мин шуны аңладым: миңа химия кирәкми, аңа 3 сәгать әзерләнеп, дәрестә «5»ле билгесен алып, ә әдәбияттан, әзерләнергә вакыт җитмәү сәбәпле, «3» ле  алудан миңа артык файда булмый» (10 сыйныф, Түбән Кама).

Шпаргалка (микротекст белән язу). Кечкенә генә кәгазьгә формулаларны, истә калмый торган даталарны бик кечкенә итеп язу, хәтта аңа беренче караганда күренми торган итеп билгеләү шәп скилл. Баналь булып ишетелсә дә, бу, беренчедән,  истә калдырыр өчен бит әйбәт ысул. Без аны үзебез сизмәсәк тә, мәгълүматның күпмедер өлеше үзеннән үзе истә кала. Икенчедән, бик вак шрифт белән язылган текстның күләме дә аз була.

Сөйләү сәнгате яки «колакка токмач элү». Әгәр дә укытучы синнән белмәгән сорауга җавап таләп итә икән, югалып калмаска, яки «мин белмим» дип әйтмәскә, ә берәр нәрсә булса да әйтергә тырышырга кирәк. Татар халкы да бит «ятып калганчы атып кал» дип әйткән. Белмәгән, әзер булмаган материалны да ышанычлы итеп сөйләү, фикерләреңне матур итеп бәян итү осталыгы бу вакытта ярдәм итә.  Бу хакта укучылар үзләре дә бик еш сөйлиләр: «Өй эшен эшләмәгәндә, укытучы күзләренә карап, ышанычлы тавыш белән үзем уйлап чыгарган теорияне сөйлим. Кайвакыт үзем дә ышанам. Бу вакытта төп сер: тавышың калтырамасын, башың югары булсын, күзләрең ышаныч тудырсын» (11 сыйныф, Кукмара районы).

Әлеге саналып киткән скиллар дәреслекләрдә язылмаган, аларны тормыш аша үзләштерәсең. Әгәр син бу исемлектән аларның 3-4ен булса да үзләштерсәң, мәктәптә генә түгел, олы тормышта да  бик җиңел булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан