КЫЗЛАР НӘРСӘДӘН КУРКА?
Без барыбыз да нәрсәдәндер яисә кемнәндер куркабыз. Биеклектән, ялгызлыктан, еланнардан, теш табибларыннан... Бу исемлек чиксез. Ә менә «Ялкын» журналында эшләүче кызлар нидән курка икән? Әйдәгез, белик әле.
Энҗе Габдуллина, баш мөхәррир:
Мин кечкенәдән тычкан һәм күселәрдән, Актанышча әйткәндә, кумаклардан куркам. Бәләкәй чакта сарайда нәрсәдер алам дип, бер тазга үрелдем һәм йомшак әйбергә кулым тиде. Әле башта аңламый торам нәрсә икәнен, аннары барып җитте дә, акыра-бакыра яшен тизлегендә торып чаптым. Шуңа хәзер аяк киемнәрен дә башта кагып карыйм, аннары гына киям (эчендә утырса дип). Кумаклар күрсәм, йөрәк кага башлый, тән куырыла, елыйсы килә. Шуңа өйдә әрлән (хомяк) асраучыларны да аңламыйм.
Һәм гадәттә ул тычкан-кумаклар гел минем каршыга килеп чыга әле. Курыккан кешеләрен белгәнгәдер инде.
Зилә Дәрҗеманова, баш мөхәррир урынбасары:
Мин бер машина икенчесен узганда куркам. Шул мизгелдә креслога ныграк сөялергә тырышам, машина тоткасын тотам, йөрәгем минутына 150гә менә кебек. Бу берничә ел элек юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннән соң башланды. Нәкъ менә икенче машинаны узганда без карлы юлда кисәк борылып, чак зур бәладан калдык. Хәзер югыйсә машина йөртүченең тәҗрибәле икәнен дә, каршы якка килүче әле ерак икәнен дә аңлыйм, тик шулай да курку хисе бетми.
Лалә Кәримова, редактор:
Мин Казан урамнары тулы күгәрченнәрдән куркам. Һәр үткән кеше ашатканга тазарып беткән гәүдәләрен күтәрә алмыйча бик түбән оча торган кошлардан иелеп-сыгылып качып йөрүчене күрсәгез, мин булырмын. Миңа таба гына күзне чокырдай булып очалармыни соң алар? Ник башкалар курыкмый? Күгәрченне тынычлык кошы диләр тагын. Бөтен тынычлыгым югала шуларны күргәч. Туйларда да очыралар бит әле аларны. Гафу итегез, күгәрченнәр булса, мин үз туемнан да качачакмын!
Алинә Закирова, SMM-белгеч:
Мин әллә ни куркак түгел, тараканнардан, әкәм-төкәмнәр һәм этләрдән шүрләмим. Ләкин минем иң зур куркуым киләчәк белән бәйле. Мин күпме генә каядыр ашыксам да, эчемдәге кечкенә кыз шул ук киләчәктән курка да. Булып чыкмас, абынырмын, югалып калырмын кебек. Киләчәктә үземне югалтырмын кебек.
Әдилә Закирова, әдәби мөхәррир:
Мин адекват булмаган кешеләрдән, төгәлрәге әбиләрдән куркам. Бөтен әбиләрне дә андый диясем килми, әмма усаллары белән бәйле шундый күп очраклар булды. Буш җәмәгать транспортында нәкъ менә миннән дорфа сүзләр әйтеп урын сораучылары еш очрый. Андый әбиләр кулын күтәрергә дә күп сорап тормый. Алар берәр җиремне җәрәхәтләр, мине авыр сүзләр белән рәнҗетер яисә мин үземне яклый алмый калырмын дип тә куркам.
Алсу Касыймова, редактор:
Мин кысынкы һәм һавасыз җирләрдә калудан куркам. Клаустрофобия дигән нәрсә мине читләтеп узмый. Әлеге курку кечкенәдән калган булса кирәк. Әти мине кысып кочакларга ярата иде. Шуңардан да әлеге һава җитмәү куркынычы калгандыр дип уйлыйм. Шулай ук мин еланнардан бик куркам. Алардан беркая да китеп котылып булмый кебек тоела миңа.
Йосыпова Эльвина, фото-видеограф:
Мин төнге куе урманнан куркам. Ул караңгылыкның аңлашылмаучанлыгы миндә борчылу һәм курку хисе уята. Хәтта гадәти авазлар да куркыныч яңгыраш ала. Бу бары тик яфраклар кыштырдавы гынамы яисә ниндидер куркыныч мистик әйберләр белән бәйлеме дигән сораулар туа. Күләгәләр куерак һәм серлерәк булып күренә. Көндез дә куе урманнар яныннан узганда үземә куркыныч янагандай хис итәм. Шуңа күрә мондый урманнарны читләтеп узам.
Фәисханова Венера, офис-менеджер:
Мин самокат һәм электровелосипедларда йөрүчеләрдән куркам. Гел «бәреп китә инде бу» дигән уйлар туа. Бу курку узган җәйдән башланды: юлның кырыеннан бара идем, тротуар буп-буш, әмма берсе самокаты белән нәкъ минем яннан терәлеп үтеп китәргә булды. Быел да тагын бер самокатчы кулга нык бәрелеп китте. Электровелосипедистларны күргәч, гомумән, йөрәк «жу» итә. Кайчандыр шуларның берсе өстемә килә иде, иң соңгы секундында туктап калды. Куркуымнан урында басып калдым, озак атлап китә алмый тордым. Минем белән генәме бу хәл?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев