Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШЫН БИТ ТИРЕСЕН НИЧЕК КАЙГЫРТЫРГА? ТӨРЛЕ ТИРЕ ТИПЛАРЫ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Кышын бит тиресенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Салкын температура йомшак тирегә агрессив тәэсир итә.  Төрле тирегә төрлечә кайгырту кирәклеген онытмаска тиешбез. Майлы, сизгер, коры һәм катнаш тире типлары өчен бераз файдалы киңәшләр белән уртаклашабыз.

Коры бит тиресен ничек кайгыртырга?

Коры тире болай да гел кубарга, яргаланырга тора. Салкын һава һәм түбән температура исә хәлне тагын да начарайта. Шуңа күрә дымландыра торган кремның куерак һәм тыгызрагын кулланырга киңәш итәбез. Ә менә юыну чарасының йомшаграгын сайлау яхшы. Тон кремының да составында дымландыргыч компонентлар булганын алырга тырыш. Тирене чистарту бик мөһим, чөнки корылык аркасында кара нокталар һәм акне барлыкка килергә мөмкин. Соңыннан мондый проблемалар белән көрәшү бик авыр булачак. Күбрәк тукымадан битлекләр ал. Тирегә өстәмә дым бирү өчен аларны атнага берничә тапкыр куллан.

Майлы бит тиресен ничек кайгыртырга?

Кыш – пилинглар ясар өчен иң яхшы вакыт. Алар битне тигезли һәм май бизләренең эшен нормальләштерергә ярдәм итә. Әмма кояштан саклау кремын куллану турында да онытма. Кыш көне кояш бик актив. Тирене тагын да ныграк дымландырырга кирәклеген исеңдә тот. Ялкынсыну булмасын өчен, «некомедогенно» тамгалы дымландыргыч кремны сайла. Атнага бер тапкыр чистарта торган кызыл балчыклы яки күмерле битлек куллану комачауламас.

Катнаш бит тиресен ничек кайгыртырга?

Катнаш бит бераз майлылыгы, бераз корылыгы белән интектерә. Шуңа күрә монда төрле алымнар кулланырга кирәк. «Мультимаскинг» эшләп кара әле. Тиренең коры өлешләренә дымландыра торган битлек сөрт. Ә майлана торган урыннарга – чистарту эффекты булганны. Ләкин бит тиресен бөтен килеш чистартырга һәм дымландырырга кирәклеген дә онытма. Шуңа бит өчен крем һәм пенка яки мусс синең косметичкаңда һәрчак булырга тиеш.

Сизгер бит тиресен ничек кайгыртырга?

Бит тиресе коры, майлы булса да, боларга сизгерлек тә өстәлергә мөмкин. Шуңа күрә мондый очракта кышын парабенлы чаралардан баш тарт. Алар тирене тагын да ярсытырга мөмкин. Дымландыра торган крем һәм тоник җитәр. Бит тиресе әзрәк тынычлана башалагач исә, битлекләр куллана һәм пилинглар ясый башларга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев