КОРРУПЦИЯГӘ КӨРӘШ: СИН ДӘ ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ КЕРТӘ АЛАСЫҢ
10нчы сыйныфка теркәлү урыны буенча укырга алмадылар һәм син шәһәрнең икенче башындагы мәктәпкә керергә мәҗбүр булдыңмы? Сеңлең яки энеңә балалар бакчасында урын бирмиләрме? Тиешле кешеләргә өстәмә «рәхмәт» әйтмичә имтихан тапшырып булмыймы? Эш таба алмыйсың, яки киресенчә, яшь эшмәкәр буларак эш урыннары тәкъдим итәсең, әмма бернинди ачыктан-ачык ярдәм юкмы? Ә суның чисталыгы тиешле дәрәҗәдәме? (Әйе, әйе, бу да шушы өлкәгә кагылышлы сорау) Таныш хәлләр, шулай бит? Һәрдаим яныбызда да күзәтелә. Һәр ел Коррупциягә каршы республика яшьләр форумында шушы сорауларны күтәрәләр һәм проблемаларны чишү юлларын эзлиләр.
Форум быел да узачак. Ул 9 декабрьдә – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә үткәрелә. Йөздән артык егет һәм кыз төрле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, фикер алышалар, бергәләп чишү юлларын эзлиләр. Ә иң мөһиме – тәҗрибәле белгечләр белән бергә эшлиләр.
Нәтиҗәдә, коррупция очраклары кими, Татарстан бу өлкәдә көчен тагын да ныгыта.
Форумда син дә катнаша аласың. Моның өчен нишләргә?
Татарстанда коррупциягә каршы эшчәнлеккә юнәлдерелгән яшьләр проектлары шактый. Аларда төрле законсыз гамәлләрне чишү юлларын эзлиләр һәм моңа ирешәләр дә. Яшьләр үзләренең идеяләрен булдырып, коррупциягә каршы көрәшүгә яңа сулыш өрәләр.
Барлык яшьләр өчен проектлар
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары төрле юнәлешләр буенча министрларның киңәшчеләре статусында тематик очрашулар үткәрә, шикаятьләр кабул итә һәм аларга җавап эзли. Коррупциягә каршы яшьләр форумын да алар оештыра. Үзенчәлеге шунда – чара алдыннан алар яшьләр белән киңәшләшәләр, аларны нинди сораулар борчуын ачыклыйлар, ә аннан соң министрлык һәм төрле оешма җитәкчеләре белән бергә җавап эзлиләр.
Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе дә һәрвакыт яңа форматлар эзләп таба: кичә акция уздырсалар, бүген инде төрле уеннар, ял сменалары булдыралар. Мәсәлән, «Коррупциягә каршы тору фронты» («Фронт противодействия коррупции»). Катнашучыларга бирем буларак төрле ришвәтчелек очраклары бирелә, алар аны чишү юлын эзли, ә аннаң соң үз эшләрен тәкъдим итәләр.
«Бирмә дә, алма да!» («Не дать – не взять!») акциясе шулай ук Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан оештырыла. Чара Татарстан күләмендә уза. Оештыручы буларак син дә катнаша аласың. Яшьләргә үз хокукларын ничек якларга, коррупциянең нәрсә булуын һәм үзеңне аннан ничек якларга икәнен аңлату да синең өстә булачак.
Студентлар өчен проектлар
Коррупциягә каршы студентлар комиссиясе Татарстаннын һәр югары белем бирү учреждениясендә бар. «Суперменнар» дип тә атап булыр иде үзләрен: һәр укучы өчен кайгыралар, төрле күңелсез очракларны тиз арада хәл итәргә булышалар. Алар булганда бишле өчен конфет тартмасы яки зачёт өчен акча бирү дә кирәк булмаячак.
Эшләүче яшьләр өчен
«Предприятие һәм оешмаларның яшьләр берлеге» дип аталучы эшләүче яшьләр иҗтимагый оешмасы да актив эш алып бара. Алар Татарстанда үз-үзеңне үстерү өчен күп мөмкинлекләр барын үз мисалларында күрсәтәләр: моның өчен бары тик хезмәт сөю һәм эшеңне сыйфатлы итеп башкару гына кирәк.
Авыл яшьләре өчен Аграр яшьләр берләшмәсе бар. Алар чын мәгънәдә «кырда» эшлиләр – авыл җирлекләренә барып, мөмкинлекләр турында сөйлиләр, нинди проблемалар барлыгын белешәләр, ә аннан соң алар турында социаль челтәрләр аша сөйлиләр. Коррупция хәбәрдарлыктан курка, шуңа күрә нәтиҗә дә бар. Соңгы елларда авылларда кече бизнес үсә башлады, яшьләр эшләргә дә кайта, иҗтимагый эшчәнлектә дә актив катнашалар.
Статистика
2020 ел белән чагыштырганда, 2021 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы көрәш өчен үткәрелгән чаралар саны 11%ка күбрәк. Шул ук вакытта ачыкланган күңелсез очраклар саны да арта – комиссия 2021 елның 9 ае эчендә 250дән артык очракны тикшерде. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк (170тән артык очрак каралган). Димәк, яшьләрнең идеяләре һәм эшләре нәтиҗәле. Зур дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә аларны хуплый. Бу – коррупциясез киләчәк безнең кулда дигән сүз. Өмет бар әле!
Кызыклы фактлар
Һәр ел ахырында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе ел өчен йомгаклау отчетын әзерли. 2020нче ел буенча да эшләделәр, кызыклы саннарны табып, сезнең белән бүлешәбез.
Һәр ел ахырында эшчәнлек күрсәткечләре белән хисап формалаша. Быел ул әле декабрь азагында гына әзер булачак, әмма 2020 елның нәтиҗәләрен карап чыгарга кызык.
Ни өчен 2020нче елда кайбер кешеләр ришвәт бирмәгән?
Ә коррупция турында сөйләргә курыкмау ни дәрәҗәдә үзгәргән?
2012 ел |
2013 ел |
2014 ел |
2015 ел |
2016 ел |
2017 ел |
2018 ел |
2019 ел |
2020 ел |
2021 ел |
12,3 |
15,6 |
9,9 |
8,5 |
10,9 |
8,5 |
10,8 |
13,8 |
15,5 |
декабрь азагында белербез* |
Күргәнебезчә, бу хакта сөйләү генә дә 2012 елдан соң 3,2%ка арткан. Димәк коррупция белән көрәш тә нәтиҗәлерәк бара дигән сүз.
2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда коррупция юнәлешендәге 1 192 җинаять теркәлгән. Иң күбесе менә шундый юнәлешләрдә ачыкланган:
Без хәзер барыбыз да онлайнда яшибез. Әлеге проектларга кушылырга теләсәң, Татарстанның һәр районыннан проектның җитәкчесенә бер смс язу да җитә. Һәм син инде зур команданың бер әгъзасы. Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!
Алина СЫСОЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев