“КОРОНА”ГА КАГЫЛЫШЛЫ КАЙБЕР ТАЛӘПЛӘР ЙОМШАРА. КАЙСЫЛАРЫ?
Рөстәм Миңнеханов коронавриуска кагылышлы кайбер таләпләрнең йомшаруы турында әйтте. Мисал өчен, хәзер перчаткалар кию мәҗбүри түгел. Тагын нинди яңалыклар бар? Нинди урыннар ачыла?
ТР президенты әйтүенчә, Татарстанда 17 августтан соң перчаткалар кию мәҗбүри түгел. Әмма, Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, антисептиклар куллану зарур:
- Антисептиклар булган урыннарда перчаткалар кимәскә дә мөмкин, - ди ул үз чыгышында.
Тагын нинди яңалыклар бар?
Шулай ук президент 17 августтан соң театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары, аквапарк, зоопаркларның эшли башлый алуын хәбәр итә. Әмма бер шарт белән: залларның 50%ы гына тулы була ала.
Ачык мәйданчыклар исә хәзер 100% тутырырга рөхсәт. Спорт чараларында элек 10% урында гына утырырга яраса, хәзер бу сан 25кә үзгәрде.
Җәмәгать туклануы урыннарына 50 кешелек банкетлар уздыруны рөхсәт иттеләр. Моңа кадәр аларны уздыру верандаларда гына мөмкин иде.
Таксида да моңарчы 2 кешегә генә утырырга ярады. Бу таләпне дә бетерделәр.
- Бина эчләрендә маска кию мөһим, - дип өсти Миңнеханов, - коронавирус мәсьәләсе әле чишелеп бетмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Нет комментариев