Логотип Идель
Бу – тема!

КОРЕЯ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ СЕРЛӘРЕ: 5 КИҢӘШ + ФАЙДАЛЫ КУШЫМТАЛАР

Корея дорамалары фанатлары һәм, гомумән, Корея мәдәниятенә гашыйк кешеләр мине аңлар. Әгәр дә бу ил синең йөрәгеңә үтеп кергән икән, сиңа һичшиксез телне өйрәнеп, тизрәк анда барырга кирәк. Язмада Корея телен өйрәнү буенча 5 киңәш биреп уздык.

Менә бүген үк үз алдыңа Корея телен өйрәнәм дигән максат куй. Синең бу гүзәл илне, аның кешеләрен күрәсең, тәмле ризыкларын татып карыйсың һәм Stray Kids егетләре белән танышасың килә. Нинди генә максат булмасын, син аны формалаштырып, башыңда тотарга тиеш. Бу синең өчен мотивация булачак. Түбәндәге киңәшләргә игътибар ит:

1. Укытучы тап.

Корея телен бушлай һәм мөстәкыйль өйрәнүче һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүче кыз һәм егетләр бик күп. Ләкин системасыз рәвештә өйрәнү еллар буена да сузылырга мөмкин. Корея телен тиз өйрәнү өчен, онлайн репетитор табарга, махсус курсларга язылырга киңәш итәбез. Корея теленең дәрәҗәләре инглиз телендәге A1, B, C1 кебек. Укытучы белән шөгыльләнсәң, һәр дәрәҗәгә берничә ай вакыт китәргә мөмкин.

2. Интернетта казын.

Укытучыга йөрер өчен акча шактый кирәк, шуңа күрә телне өйрәнгәндә, кайбер әйберләрне мөстәкыйль рәвештә эшләргә туры киләчәк. Үздисциплина белән эшләргә кирәк. Интернетта казын, видео дәресләр, Корея теленнән уку материалларын тап та, шулар буенча көн саен бераз гына булса да шөгыльлән.

3. Атнага 5 тапкыр лексика һәм грамматиканы өйрән.

Атнага 4-5 көн яңа сүзләр, җөмләләр өйрән һәм грамматика кагыйдәләрен бел, моның өчен ярты сәгать булса да бүлеп куй. Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре сатып алырга мөмкин. Интернеттан Корея телен өйрәнү буенча дәреслекләр дип эзләсәң дә, чыгарачак. Компьютерыңа йөклисең, кагыйдәләрне ятлыйсың, аннан берничә күнегү эшлисең. Бетте-китте!

4. Корея алфавитын – хангыльны өйрән.

Корея алфавиты дөньяда иң гади язу системасы булып санала, шуңа күрә ул синдә ниндидер зур кыенлыклар тудырырга тиеш түгел. Символлар иероглифларга охшаш, әмма техник яктан бу безгә таныш булган, иҗекләргә һәм сүзләргә, сүзләрдән җөмләләргә әйләнә торган хәрефләр. Ютубта хангыль турында видеолар күп, анда укытучылар Корея алфавитын аңлата. Шуларны игътибар белән тыңлап, кабатлап, истә калдырырга тырыш.

5. Смартфоныңа телне өйрәтә торган кушымталар йөклә.

Кайбер шундый кушымталарда Корея телен тиз өйрәнергә ярдәм итә торган махсус күнегүләр бар, ә кайберсендә бөтен дөнья буенча кешеләр белән аралаша, текст һәм тавыш белән хатлар җибәрә, шалтыратулар ясый аласың. Менә шундый берничә кушымта: Sejong, Infinite Korean, WriteIt! Korean, Mondly, Drops, Memrise, HelloTalk.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев