Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАПЛАР АША МАТЕМАТИКАГА МӘХӘББӘТ УЯТЫП БУЛА: ШӘП ИСЕМЛЕК

Кайчан да булса математика белән «дуслашырга» кирәк бит инде ул. Үзем дә мәктәптә бу фәнне яратып бетерми идем. Әмма язмада тәкъдим ителгән китапларда математика фәненең күпләр күз алдына китергән күңелсез, «коры» саннарыннан кала, аның күп төрле кызыклы якларын да күрә алачаксың.

«Математическая составляющая» Н.Андреев

Китапта математиканың кешелек дөньясында нинди зур роль уйнавы турында сүз бара. Математиканың безнең әйләнә-тирәгә ничек тәэсир итүе белән танышырга мөмкин. Китап хәтта зурлар өчен дә кызыклы булачак.

«Тысяча и одна задача по математике» А. Спивак

Китапта син математика түгәрәкләрендәге һәм олимпиадалардагы бик күп кенә биремнәрне таба аласың. Китап кече һәм югары сыйныф укучылары өчен кызыклы булачак. Китапта китерелгән биремнәр логик фикер йөртергә, арифметик һәм геометрик чишелешләрне табарга өйрәтә. Мондый мисалларны чишеп, башны эшләтү төрле яшьтә һәм һәрдаим кирәк, килешәсеңме?

«Увлекательная наука МАТЕМАТИКА» И. Гусев

Китап урта мәктәп яшендәге балалар өчен бик яхшы. Биредә чиксез формулалар һәм коры фәнни теорияләр юк. Монда бары тик аңлаешлы итеп аналогияләр, чагыштырулар һәм төсле иллюстрацияләр китерелә. Бу басма укучының кызыксынуын арттырачак һәм танылган галимнәрнең яңа математик ачышлар ясаулары турында белем бирәчәк.

«Математика для взрослых. Лайфхаки для повседневных вычислений», Кьяртан Поскит

Автор кушу, алу, тапкырлау һәм бүлүнең гади ысулларын өйрәтә, ни өчен тискәре саннарны тапкырлау уңай санга китергәнен аңлата. Ул боларның барысын да көндәлек тормыштан ачык мисаллар кулланып эшли. Китаптан син ике урынлы саннарны ничек тиз тапкырларга яисә әйберләрне сатып алганда, ничек дөрес алырга икәнен белерсең

«Это должен знать каждый матшкольник» Рафаил Гордин

Бу китап математикадан профильле БДИ тапшырырга яки олимпиадаларда катнашырга җыенган һәркемгә кирәк булачак. Монда биремнәр сериясе кебек итеп геометрия курсыннан барлык төп фактлар һәм теоремалар тәкъдим ителә. Китап ике өлештән тора: беренчесе еш кулланыла торган теоремаларны тасвирлый, ә икенче өлештә олимпиадалардагы биремнәрне чишү өчен файдалы фактлар китерелә.

«Кому нужна математика? Понятная книга о том, как устроен цифровой мир», Нелли Литвак һәм Андрей Райгородский

Ике автор бу китапта математиканы куллану өлкәсенең никадәр киң булуын күрсәтә, компьютер технологияләре һәм логистика кебек юнәлешләрдән тыш, математика гуманитар һөнәр вәкилләренә дә кирәк булуын аңлата. Китап укучылардан математика фәне буенча тирән белем таләп итми.

«Красота в квадрате. Как цифры отражают жизнь и жизнь отражает цифры», Алекс Беллос

Монда катлаулы математик төшенчәләрне гади тел белән аңлаталар, кайбер саннарның кызыклы тарихын сөйлиләр. Моннан тыш, китап аша баш миенең сәерлеге турында белергә, шулай ук гадәти булмаган кешеләр әңгәмәләре белән танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев