Логотип Идель
Бу – тема!

КЕШЕНЕҢ ХОЛКЫН ЙӨРЕШЕ БУЕНЧА НИЧЕК БЕЛЕРГӘ?

Кешенең тышкы кыяфәте, мимикасы, хәрәкәтләре һәм хәтта йөрүе дә аның холкы турында күп әйберләр сөйли ала. Сын-гәүдә, хәрәкәт тизлеге һәм адым киңлеге шәхси сыйфатларны ача, шуңа күрә алдыңда нинди кеше басып торганын җиңел генә фаразлап була. Язмада кешенең холкын йөреше буенча билгеләргә өйрәнәбез.

Тиз йөрү

Тиз һәм ышанычлы адым белән йөрүчеләр туры сүзле була. Берничә тикшеренү күрсәткәнчә, эмоциональ тотрыклылык, намуслылык һәм ачыклык тиз йөрүче кешеләргә хас. Өстәвенә, алар – оптимист һәм эшчән, артык максатчан да әле. Шуңа күрә тиз йөрүчеләр куелган бурычны үтәү өчен бик күп нәрсәгә бара ала, бернәрсә алдында да туктап калмый.

Әкрен адымнар ясау

Әгәр дә якын-тирәңдә арттан өстерәлеп баручы кешене күрсәң, бу – бик сак һәм үзенең һәр адымын уйлап атлаучы кешеләр рәтеннән. Бәлки, интроверттыр да әле. Әкрен, кыска адымнар кешенең үз-үзен яратуын аңлатырга мөмкин. Бу саклык, борчылу һәм үзең турында кайгыртуны чагылдыра. Мондый кешеләр бик акыллы, алар еш кына үзләренә нәрсә кирәклеген белеп яши. Әкрен адымнар белән булса да, алар үз максатларына ирешә.  

Нервланып һәм ашыгып йөрү

Әлеге төр гомергә каядыр ашыга. Гадәттә, бу кешеләр бик тәртипсез һәм кискен хәрәкәтләр ясап йөри. Бу аларның детальләргә бик игътибарлы булуы һәм хәтта иң кечкенә нәрсәне дә күз алдыннан төшереп калдырудан куркуы турында сөйли. Мондый адым ияләренә һәрвакыт ситуацияне контрольдә тоту мөһим, хәтта кирәк булмаганда да. Бу төр кешеләр рәхәтләнеп, борчылмыйча гына ял итү турында ишетеп кенә белә.

Сул якка авышып йөрү

Әгәр дә кем дә булса борчыла икән, ул йөргәндә бераз сул якка авышырга мөмкин. Кешеләрнең хәрәкәтләрен анализлаучы тикшерүчеләр фикеренчә, кеше күбрәк стресс кичергән саен, йөргәндә аның гәүдәсе сул якка ныграк авыша. Бу баш миенең уң ягының куркуны җиңәр өчен күбрәк эшләве белән бәйле була ала.

Нәфис адымнар белән атлау

Күпчелек очракта нәфис адымнар үз-үзеңә ышаныч билгесе булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, бу еш кына аякларның йөргәндә ничек хәрәкәтләнүе белән бәйле. Әгәр аяклар подиумдагы модельләрнеке кебек бөтерелсә, ә иңбашлар дулкыннар кебек һәм җиңел генә хәрәкәт итсә, бу, һичшиксез, үзеңә ышану билгесе. Урамда нәфис адымнар ясап йөрүчене күрсәң, шуны бел: бу кеше үзенә игътибар белән һәм сокланып карауны тели.

Җилкәләрне төшереп йөрү

Әгәр дә кеше җилкәләрен аска төшереп, бераз алга иелеп бара икән, бу аның үз-үзен якларга омтылуын чагылдырырга мөмкин. Бәлки андый кеше күптән түгел генә авыр җан ярасы кичергәндер һәм бу аның йөрүендә шулай сизеләдер. Җилкәләрне төшереп, бөкрәеп атлау оялчанлык һәм үзеңнән кыенсыну турында да сөйли ала.

Башны югары күтәреп атлау

Подиумдагы кебек башларын югары күтәреп йөрүчеләр, күп очракта,  үз-үзләренә артык ышана. Алар кайчак хәтта тирә-юньгә дә әйләнеп карамыйлар. Әкрен, әмма җиңел адымнар аларны үз гамәлләрендә шикләнми торган итеп тасвирлый.

Көчәнеп йөрү

Кулларын ике ягына асылындырып, сак һәм киеренке адымнар ясап йөргән кешенең комплекслары күп булырга мөмкин. Шулай ук аның башында гел шикле уйлар туа: «Мин читтән ничек күренәм икән?», «Минем турында нәрсә уйларлар?», «Ул кешеләр миннән көлделәрме?»... Мондый кешеләргә ышаныч һәм аралашу җитми. Шуңа күрә аларга үз-үзләренә ябылу җиңелрәк.

Аякларны өстерәп йөрү

Мондый йөрү ялкау, эмоциональ яктан янган кешене сурәтли. Бу кешегә физик яктан аяклары белән атлау авыр. Алар кайвакыт депрессиядән интегә, максатсыз яши. Алар бөтен нәрсәнең дә үзе хәл ителүен көтә һәм бернәрсә дә үзгәртергә тырышмый. Кайбер белгечләр фикеренчә, кеше үз йөрешен алыштырып, тормышын да үзгәртергә сәләтле. Шуңа күрә башны югары тотып, кыю адымнар гына ясагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев