«КЕШЕ НӘРСӘ УЙЛАР?» – ДИП БОРЧЫЛМАС ӨЧЕН 5 СӘБӘП
1. Күп кеше сезнең турында бөтенләй уйламый.
Үз тормышларыннан канәгать кешеләргә сезнең турында уйлау, тәнкыйтьләү башларына да килми. Бәхетле кешеләр бөтенләй башка дөньядан. Аларга үзләре турындагы фикерләргә барыбер, үзләре дә башкалар турында уйламый. Ә калган кешеләрне нишләтергә? Ә калганнарга игътибар бирмәскә генә кирәк. Көнче, кара эчле кешеләргә вакыт әрәм итәргә гомер болай да кыска.
2. Һәр кешенең үз юлы.
Нинди дә булса мөһим карар кабул иткәндә якын кешеләрегезнең фикеренә колак салыгыз, әмма үзегезнекен беренче урынга куегыз. Болай эшләгәндә ялгышкан очракта да берәүне дә гаепләмәячәксез.
3. Кеше фикерен үзгәртә.
Кәеф, фикерләр яшәү дәвамында үзгәреп тора. Шуңа күп сөйләп томыйча гына күп итеп эшлибез. Сезнең уңышларыгызны күреп, кешеләрнең фикере тулаем үзгәрәчәк.
4. Тормыш – бер мизгел.
Шуңа күрә кемнең дә булса фикерен тыңлап, үзегез теләгән эштән баш тартканда, яки, киресенчә, теләмәгән эш эшләгәндә сез үз вакытыгызны үзегез урлыйсыз.
5. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.
Берәүләр теләгәнчә эшләсәң, икенчеләргә ошамый, икенчеләр теләгәнчә эшләсәң, беренчеләргә. Шуңа күрә кемгәдер ошарга тырышу – юләрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев