Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМНӘР АЛАР – ТАТАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНДӘГЕ «КРАШ»ЛАР?

Бүген театр көне! Шул уңайдан татар спектакльләрендәге яраткан геройларны барларга уйладым. Араларыгызда минем кебек үк театр сөючеләр күпме? Тәкъдим ителгән исемлектә, һичшиксез, үзегезнең «краш»ны табарсыз дип өметләнәм.  

«Мәхәббәт FM» – Ильяс – Иләс Миләсов (Эмиль Талипов

Бу кыланчык һәм харизмалы ди-джей, миңа калса, бөтен студент кызларны һәм, хәтта олы апаларны да үзенә карата ала. Салават Фәтхетдинов тавышы белән сөйләшә белүче егет кемгә ошамасын ди, ә! Бер эпизодта Иләс Миләсов, яшәр урынын югалта язгач, фатир хуҗабикәсе белән телефоннан Рөстәм Миңнеханов булып та сөйләшә һәм «апаңны» шок хәленә куя. Әйе, үзе – пародия остасы, үзе – такылдык, капчык-капчык энергияне каян гына аладыр. Әмма Иләс Миләсовның кыланчыклыгы һәм чаялыгы артында кыюсызлык катыш икеләнү яшерелгән. Гашыйк булып йөргән кешесенә ул үз хисләре турында әйтергә кыймый. Аның каравы, соңыннан ул барыбер «битлек»ләрен салып, яраткан кызына үз мәхәббәтен исбатлый.  

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Рәшә» – Зөфәр (Алмаз Борһанов 

Сәхнәдә Зөфәрне күргәч тә, «Острые козырьки» сериалыннан төшкән Томас Шелби бит бу, дип куясың. Зөфәрнең астан каравы, гел йөзенә козырёклы кепкасын төшереп йөрүе, аз сүзлелеге аның кешеләр өчен ябык һәм бар әйбергә дә исәп белән каравын күрсәтә. Ә геройның һәрвакыт галстук, үтүкләнгән костюм-чалбар киюе, аның өстеннән якалы пәлтә элүе аның эшлекле булуын чагылдыра. Текә, күркәм кыяфәтле, җитди, уяу, акыллы, кеше белән уртак тел таба белүче Зөфәр тамашачының игътибарын тиз җәлеп итә һәм озак җибәрми. Менә бөтен сере.

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» – Саҗидә (Ләйсән Гатауллина

Спектакльдә Саҗидәне еш кына ирдәүкә дип атыйлар. Ирдәүкә – үзен ир-егетләрчә тотучы хатын-кыз. Яшьтән үк Саҗидәгә тәввәкәллек, үзсүзлелек хас. Саҗидә – бәхет өчен көрәшүче хатын-кыз образы ул. Гомере буе тормыш йөген тартучы һәм бернинди киртәләр алдында да туктап калмаучы көчле кеше. Әнә шундый җиң сызганып бар эшкә дә ябыша торган хатын-кызлардан күпләр курка. Ә бит Саҗидә ире белән дә акылы һәм зирәклеге аша «идарә итә» белә. Шушы сыйфатлары аны үзенчәлекле итә!  

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Ромео һәм Джульетта» – Ромео (Булат Гатауллин) 

Булат Гатауллин башкаруындагы Ромео – чибәр, ихлас, кыю һәм кеше сүзеннән курыкмаучы герой. Ул ничек дөрес дип саный, шулай эшли. Герой үз мәхәббәте өчен көрәшергә әзер. Ромео кешелекле итеп күрсәтелә, ләкин аны камил образ дип әйтеп булмый. Шекспирның Ромеосы нәкъ шундый булырга тиештер дә. Бу образ яшь тамашачыны илһамландыра алыр иде.

(Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар  дәүләт яшь тамашачы театры)

«Бию пәрие» – Сәйдәш (Артур Шәйдуллин 

Бу геройны хореографиягә нигезләнгән спектакльнең зур уңышы, дип атар идем. Сыгылмалы, хип-хоп стилендә киенгән җор телле егет беренче минутлардан ук кызыксыну уята. Аның бөтен әйбергә дә үз фикере бар, ул сүзен әйтергә куркып торучылар рәтеннән түгел. Сәхнәдә әллә нинди рәвешләргә кереп, төрле бию башкаручы, атлап түгел, сикереп йөрүче егет күпләрнең күңеленә хуш килә. Рольне башкаручы артист – Артур Шәйдуллин үзе дә пластик биюләр белән мавыга икән бит. Моны белеп барган тамашачы сәхнәдә күргән биюче геройга гына түгел, ә артистның үзенә дә гашыйк була.

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Яшь йөрәкләр» –  Хәйретдин (Руслан Әюпов) 

Тыйнак һәм шаян холыклы бу егет образы спектакльне карый башлагач ук игътибарны җәлеп итә. Хәйретдин сөйкемле һәм күңеленең эчкерсез булуы белән тамашачаны җәлеп итә. Яраткан кызы Сәрби янына килгәч, Хәйретдин ничек каушап, калтыранып, кат-кат җөмләләрен төзеп, үз алдына сөйләнә бит, ә! Сугышка китүне егет күңеле авыр кичерсә дә, ул бу турыда сөйгәненә сиздерми дә, зарланмый да. Егет юаш түгел, анда йомшаклык катыш җитдилек бар. Хәйретдин әйткән сүзендә нык тора, үзенә нәрсә кирәген белә һәм башка кызлар белән «уйнап» йөрми, Сәрбиенә тугры кала. 

(Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры)

«Көл» – Автор (Эмиль Талипов

Шунда ук әйтәм, герой миңа Джокерны хәтерләтте. Бигрәк тә иң беренче мизгелдә – стендап эпизодында. Ул бөтен залның игътибарын үзенә юнәлдереп, бөгелә-сыгыла сәер чыгыш ясый. Ә аннан бер атна дәвамында Цензор янына килеп, аның хуплау сүзен көтеп йөри. 

Кыскасы, Автор ролен башкаручы Эмиль Талипов – даһи. Тамашачы бу спектакльдә артистның яңа якларын ача, аның моңа кадәр күренмәгән йөз хәрәкәтләре, үзен-үзе тотышы белән таныша. Сары парик, кара пиджак, кызыл носки кигән һәм кулына «мескен» пьесасын тоткан бу Автор кырыйдан бер дә күркәм күренми. Ләкин анда үзенә тартып тора торган  ниндидер үзенчәлек бар. Миңа калса, бу күбрәк артистның харизмасы һәм сөйкемле сөяге белән бәйле.  

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Зәңгәр шәл»  – Булат (Ришат Әхмәдуллин 

Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге Булаты инде 20 елдан артык «краш» исемен йөртә. Безнең әбиләр, аннары әниләр бу образга гашыйк булып, телевизор каршында «и, шушы Булатны!» дип утырганнар. 

Булат – чибәр, хәзергечә әйтсәк, текә егет. Ришат Әхмәдуллин, минемчә, әлеге образга бик туры килә. Аның герое йомшак та, шул ук вакытта нык холыклы да. Бу Булат тышкы кыяфәтеннән кала үзенең гаҗәеп матур итеп җырлый белүе белән дә сокландыра. 

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академиясе театры)

«Миркәй белән Айсылу» – Миркәй (Эмиль Талипов)

Спектакль әле премьера булган заманда, Айсылу исемле кызлар махсус Эмильнең «Айсылу, сандугачым», дип дәшүен ишетергә барганнар дип укыган идем кайдадыр. Миркәй Айсылу өчен шомырт исле сабын белән шәл алып кайта. Бүләкләрне кызның кулларына тапшырганда, залдагы студент кызларның күңелендә гыйшык уты кабына да куя инде менә . Үзе тәмле телле, үзе тугры, үзе эшчән, өстәвенә, Айсылуы акылдан язганын белгәч тә, аннан баш тартмаучы Миркәй  бит ул. 

(Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры)

«Йосыф» – Йосыф (Илсаф Нәҗипов) 

Йосыф – чибәр, ныклы иманлы, сабыр һәм мәрхәмәтле егет. Шуңа күрә дә күпләр аннан көнләшә һәм аны яратмый. Спектакльдә имансыз, бозыклыкка чумган кешеләрнең Йосыф белән бертигез була алмаулары күрсәтелә.   Инде ничә гасыр элек язылган «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә хәзерге көндә дә үрнәк итеп куярлык, лаеклы рәвештә яраткан персонажлар исемлегенә кертерлек образ булу – гаҗәеп! 

(Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры)

Фотолар: Рәмис Нәҗмиев, Руслан Таҗиев, Фирүзә Закирҗанова, Салават Камалетдинов, Владимир Васильев, Камал театры матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев