Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА КАБАТ WORLDSKILLS

Бүгенге көндә В.П. Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллиятендә “Әйләнә-тирә мохитне саклау” компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионаты уза. Без дә анда барып, яшь профессионаллар белән аралашып кайттык.

Экология буенча әлеге компетенциядә Татарстан беренче тапкыр катнаша.

ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бу турыда:

- Бүгенге көндә эколог һөнәре аерым бер мәгънәгә ия. Бу компетенция чагыштырмача яңа булса да, безнең өчен бик мөһим. Мондый белгечләр суның, туфракның чисталыгын кайгырта, планетабызның экологиясен саклый. Болар барысы да безнең яшәешебезгә дә турыдан-туры йогынты ясый, - ди.

“Әйләнә-тирә мохитне саклау” компетенциясе профильле белгечлекләрдә белем алучыларга үзләренең профессиональ белемнәрен сынарга һәм киләчәктә кайда, кем булып эшләячәкләрен чамаларга ярдәм итә. Мәсәлән, Түбән Кама индустриаль техникумында укучы 18 яшьлек Руфинә Миньязова да шушы компетенциядә белемнәрен сыный. Әлегә киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын белми:

- Мәкәптә укыганда ук без төрле экологик форумнарга йөри идек. Экология белән кызыксына башлаганыма 4 ел булды инде. Әлеге компетенциядә без табигатькә нинди факторлар тәэсир ясаганын билгелибез, төрле исәпләүләр башкарабыз. Иң авыры - приборлар белән эшләү. Мисал өчен, бүген билгеле бер кабинеттагы тавышны (шум) үлчәячәкбез.

“Әйләнә-тирә мохитне саклау” компетенциясе буенча баш эксперт урынбасары Алинә Гомәрова:

- Катнашучыларны башта үз көллиятләреннән сайлап алдылар. Хәзер алар региональ этапка җитте. Бу компетенциядә 7 кеше катнаша. Аларның икесе Түбән Камадан, берсе Бөгелмәдән, калганнары Казаннан. Яшьләре 16дан 22гә кадәр. Җиңүчеләр алга таба ТРның җыелма командасын тәкъдим итәчәк, - дип сөйләде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев