КАЗАНДА БӨТЕНРОССИЯ СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЛАРЫ СЛЕТЫ УЗАЧАК
10 ноябрьдә Казанда студентлар отрядлары Бөтенроссия слеты старт ала. Бу хәрәкәт вәкилләре Татарстан студотрядларының 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Слетны үткәрү шушы истәлекле датага туры китерелгән. Биредә илдән 2,5 мең кеше катнашырга тиеш. Бу студентлар өчен гаҗәеп зур чара булачак. Алар башка төбәкләрдәге отрядлар хәрәкәте традицияләре белән танышып, үзләренә яңа дуслар таба алачак.
Студентлар отрядлары Бөтенроссия слетында төрле номинацияләр буенча бәйгеләр, түгәрәк өстәлләр һәм спартакиадалар да үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда студентлар отрядларының эшчәнлеге 14 юнәлешне үз эченә алган. «Бүгенге көндә студотрядлар яшьләрне социальләштереп кенә калмый, ә нинди белгечлек буенча белем алуларына карамастан, аларны һөнәри яктан формалаштыра да әле», – дип белдерде слетка багышланган матбугат конференциясендә Яшьләр эшләре буенча министр Ренат Садыков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев