Логотип Идель
Бу – тема!

КАССИР-СТУДЕНТЛАР: БУ ҺӨНӘРНЕҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫН БАРЛЫЙБЫЗ

Хәзерге вакытта, кайсы гына кибеткә кермә, кассада эшләүче яшьләрне, студентларны очратып була. Ни өчен акча эшләү мөмкинлеге буларак алар нәкъ шушы вариантны сайлый икән? Моны белү өчен кассир булып эшләүнең плюслары һәм минусларын карап китик.

Кассир эше минем өчен чит түгел, чөнки мин 2 курста укыганда «Пятёрочка» кибетендә өч ай кассир булып эшләдем. Һәм минем тәҗрибә, бәлки, кемгәдер файдалы булыр.

Сүз уңаеннан, мин эшләгән чакта, сәгатенә 160 сум түләнсә, хәзер сәгатьлек түләү 200 сумга җиткән.

Ә хәзер кассир булып эшләүнең уңай һәм тискәре якларын барлауга күчик.

Уңай яклары:

– әлеге эш артык физик көч таләп итми, чөнки син тыныч кына бер җирдә утырасың;

– үзеңә уңайлы булган графикны сайлау мөмкинлеге бар;

– махсус купон һәм ташламаларга ия буласың;

– эшкә урнашканда стажировка вакыты түләнә;

– яхшы кешеләр рәхмәт йөзеннән төрле күчтәнәчләр калдырып китә (әмма бу бик сирәк хәл).

Тискәре яклары: 

– кайбер кешеләр, кассирларны түбән катлам вәкилләре дип кабул иткәнгә күрә, начар сүзләр әйтеп ташлый. Шуңа күрә бу эш нык түзем булуны сорый;

– акча белән эш иткәндә сак булырга кирәк –күп кенә кибетләрдә смена ахырында кассадагы акча саны туры килмәсә, үз кесәңнән түләргә туры килә;

– кешеләрдән авырулар эләктерү бик җиңел, чөнки акчада бик күп бактерияләр җыела;

– бу эштән ниндидер рәхәтлек алып булмый, чөнки ул бер темпта, монотон рәвештә бара. 

Әлбәттә, кассир булып эшләгәндә беренче вакытларда авыр булачак. Әмма ияләшкәч, син инде барысын да аңлап, ашыкмыйча эшләячәксең. 

Гомумән, кассир булу студентлар өчен катлаулы эш. Монда стресска бирешмәүчәнлек һәм үз-үзеңне яклый белү мөһим. Әгәр дә синдә бу сыйфатлар бар икән, димәк, сиңа инде берни дә куркыныч түгел. Хәтта кассир һөнәре дә! 

Адилә ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев