Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРБЫЗ пати» – күңелле, тәмле җәйге фестиваль

5 август көнне сәгать 15:00дә, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан «Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Ялкын» журналының иң көтелгән җәйге фестивале – «КАРБЫЗ пати» көтелә!  Барыгызны да көтеп калабыз!

 

ПРОГРАММАДА

Йолдызлар чыгышы: Илшат Сафин, Илгиз Шәйхразиев, «Алма» төркеме

Диджей-сет: Scratch Dj School һәм Алдынгылар хәрәкәте диджейлары

Фуд-зона: бик күп карбыз һәм тәмле җәйге эчемлекләр.

Уен зонасы: күп төрле өстәл уеннары, карбызлы бәйгеләр, шулай ук көн картасын ачу да булачак.

Фото-зона: карбызлы декорацияләр һәм җәйге көзгедә матур фотолар ясау мөмкинлеге, бездән профессиональ фотограф.

АСМР-зона: теләгән һәр кеше тәмле итеп карбыз ашаган АСМР-видео форматында төшерә алачак.

Лотерея: журнал сатып алган һәр кунак лотереяда катнашып, бүләкләр ота алачак, беркем дә буш кул белән китмәячәк.

Мем-лаборатория: популяр МЕМлы шаблоннарга кунаклар POV-лар уйлап яза алачак.

 

Вакыты һәм урыны: 5 август 15:00. Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан «Татмедиа» бинасы каршындагы бульвар.

Сезне бәйрәмебезнең кадерле кунагы булырга чакырабыз!

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев