Логотип Идель
Бу – тема!

КАРА МӘЧЕ, ДРАКУЛА ҺӘМ БАШКАЛАР: КУРКЫНЫЧ КИТАПЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Язмада иң куркыныч, иң мавыктыргыч эчтәлекле китаплар җыелды.  Хоррор яратучылар түбәндәге исемлектән битараф калмаячак. Биредә син классика, шулай ук хәзерге заман авторларының популяр китаплары белән таныша аласың. Аларны кичен, ялгыз калып укырсың, яме?

«Дракула» Брэм Стокер

Джонатан Харкер күчемсез милек сату максаты белән Трансильваниягә килә. Сатып алучы куркыныч граф Дракула булып чыга. Дракуланың иярченнәре Джонатанга һөҗүм итә, шул ук вакытта аның якыннары сәер һәм серле вакыйгаларга юлыга башлый. Граф Дракула һәм Джонатан Харкерны алда ниләр көткәнен, укыгач, белә аласың.

«Черный кот» Эдгар Аллан По

Бу китаптан соң кара мәче турындагы ырымга ышана башлаячаксың. Төп герой бертуктаусыз эчә, үзен кулдан тота белми. Аның хатыныннан да ныграк яраткан кара мәчесе бар. Тик беркөн ул исерек халәттә мәчене рәнҗетә: аның күзен кисеп ала, соңрак мескенне агачка асып куя. Ләкин бернәрсә дә җәзасыз калмый, әкренләп мәченең хуҗасы барысы өчен дә җавап бирә.

«Номер 16» Адам Нэвилл

Бу 16 санлы фатир бер дә буш тормый, ул үзенә бергаепсез портьены аңлаешсыз тавышлар белән җәлеп итә. Ә анда серле рәвештә һәлак булган әбинең үлеме көндәлеккә язылып куелган һәм ул үзендә каргыш йөртә.

«Жребий Салема» Стивен Кинг

Кинәт бер шәһәрчектә кешеләр югала башлый. Башта алар берешәрләп, ә соңрак бөтен гаиләләре белән югала. Халык та, полиция дә юкка чыккан кешеләрнең эзләрен таба алмый, моны ничек аңлатырга да белми. Тик бер көнне алар әйләнеп кайта, ләкин үзгәреп...

«Сияние» Стивен Кинг

Джек Торанс  «Оверлук» кунакханәсенә сакчы булып урнаша. Бу җирдә ул килгәнче коточкыч җинаять булган. Бераздан ул хатынын һәм улын шушы  кунакханәгә алып килә, шуннан соң ул бинада куркыныч атмосфера булуын сизә башлый.

«Мизери» Стивен Кинг

Пол Шелдон исемле язучы Эннидан, акылсыз фанат кыздан, җәфа чигә. Бервакыт Пол һәлакәткә эләгә, һәм аны бердәнбер коткаручы Энни була. Тик ул аны хастаханәгә алып барыр урынга, үз өенә алып кайта. Ул аңа бик күп итеп дарулар эчерә. Исән калу өчен, Энни аны чираттагы әдәби шедевр белән сөендерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев