Бу – тема!
«Кадрлар резервы» катнашучысы Никита Бурмистров Казанның 12нче мәктәбендә уздырган «Надрадар» интерактив-белем бирү акциясе вакытында укучылар бөтен зирәклекләрен һәм иҗади яктан ни кадәр камил булуларын күрсәттеләр.
Билгеләп үтәргә кирәк: бу – чын лидерлар җыелган мәктәп. «Кем командада капитан була?» дигән сорауга ярты бүлмә кулын күтәрде, шуңа күрә капитан сайлау өчен дә аерым конкурс уздырырга туры килде. Ә «Үз-үзеңне тоту кодексы» аларга бөтенләй кирәкми булып чыкты. Бөтен этикет кагыйдәләрен үзләре безгә алдан ук сөйләп бирделәр. Шулай да безгә ул кодексны барыбер төзергә туры килде. Тик кодекс төзегәнче, укучыларга бергәләшеп «Надрадар» әкият-спектакле куярга туры килде.
Менә бу мәктәптә яшәүче юлбарыс һәм жираф баласы да аны күрү белән үк качтылар. Ләкин барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин. Безнең әкиятебездә дә шулай булды. Хайваннар артыннан мылтык тоткан аучы йөгерә башлады. Менә монда инде Надрадарның бөтен яхшы сыйфатлары күренде: ул әлеге генә аннан куркып качкан кечкенә юлбарыс һәм жираф баласын аучыдан яшереп калды, ә аннаң сон кочаклап тынычландырды.
Әкият-спектакльне карагач, укучылар бергәләшеп оештыручыларның соравына җавап эзләделәр: «Хайваннар дөрес эшләделәрме?» «Хаталары нидә?» «Әлбәттә, юк, китапны тышлыгыннан берничектә бәяләргә ярамый. Кешеләр яки хайваннар белән дә шулай ул», – дигән фикердә балалар.
Чара ахырында балалар, җиде төркемгә бүленеп «Үз-үзеңне тоту кодексын» төзеделәр. Һәр кодекс үзәнчәлекле булса да, аларны уртак фикерләр берләштерә.
Дуслар, ә сезнең нинди кагыйдәләрегез бар? Безнең белән уртаклашыгыз әле.
Алинә Сысоева
14 апрельдә Казанның Континент паркында (Гаврилов урамында урнашкан) «Мин Парк сайлым!» дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Ул җәмәгатьчелекне экология сорауларына игътибарын арттыру һәм гражданнарның иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча 2019 елда узачак ачык тавыш бирүдә катнашырга чакыру максатыннан оештырылган иде. Бәйрәмне "Кадрлар резервы" проектының быелгы катнашучысы Маргарита Жегалова оештырды.
Чарада катнашучылар Казанның уникаль яшел зоналары турында белде, аларда флора һәм фаунаның нинди вәкилләре очравы турында белде. Шулай ук чарага килгән һәр кеше дә яраткан ял итү урыннарын - паркларны ничек яхшырту турында үз тәкъдимнәрен кертә ала иде.
Бәйрәмдә төрле яшьтәге 300 артык кеше катнашты. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары шарларга сөенде, зурраклары төрле актив уеннарда һәм биюләрдә катнашты, ә мәктәп укучылары киләчәк шәһәләре нинди булырга тиеш дигән бәхәстә кызыксынып фикер алыштылар. Олылар да экология сорауларыннан читтә калмады - күбесе паркларда уңайлыклар булдыру һәм саклау турында җитди сөйләшүләр алып барды.
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ»: ЭШ ДӘВАМ ИТӘ
Республикакүләм “Кадрлар резервы” проекты инде үз эшен 2009 елдан бирле алып бара. Анда Татарстан Республикасы буенча җәмәгать эшләрендә актив булган 16 яшьтән алып 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Алар өч этаптан торган сайлап алу турларында катнаша. Бүгенге көндә проект катнашучылары өйгә бирелгән эшләрен үти. Бүген “Ялкын” сине шуларның кайберләре белән таныштырып үтә.
Проектны 8 ел тормышка ашыру дәвамында анда 12 000нән артык кеше катнашкан, 1940 кеше укытылган. Предприятиеләрдә 260 кеше эш урынын тапкан. Шушы 8 ел эчендә 60 проект гамәлгә ашырылган һәм 2320 дән артык социаль акция үткәрелгән, 240 интерактив-белем бирү чарасы уздырылган.
Казан балалары «Үз-үзеңне тоту кодексы» төзеделәр
«Кадрлар резервы» катнашучысы Никита Бурмистров Казанның 12нче мәктәбендә уздырган «Надрадар» интерактив-белем бирү акциясе вакытында укучылар бөтен зирәклекләрен һәм иҗади яктан ни кадәр камил булуларын күрсәттеләр.
Билгеләп үтәргә кирәк: бу – чын лидерлар җыелган мәктәп. «Кем командада капитан була?» дигән сорауга ярты бүлмә кулын күтәрде, шуңа күрә капитан сайлау өчен дә аерым конкурс уздырырга туры килде. Ә «Үз-үзеңне тоту кодексы» аларга бөтенләй кирәкми булып чыкты. Бөтен этикет кагыйдәләрен үзләре безгә алдан ук сөйләп бирделәр. Шулай да безгә ул кодексны барыбер төзергә туры килде. Тик кодекс төзегәнче, укучыларга бергәләшеп «Надрадар» әкият-спектакле куярга туры килде.
«Нәрсә соң ул Надрадар?» Надрадар ул – тере җан иясе. Аны балалар уйлап такан. Бик шыксыз һәм ямьсез булса да, зур йөрәкле һәм киң күнелле ул. Анын төп теләге – урманның бөтен хайваны белән дуслашу, әмма алар беренче күрүдә «юк, мин синнән куркам, син ямьсез», – дип йөгереп китәләр икән, ә Надрадар моңсуланып кала, ди.
Менә бу мәктәптә яшәүче юлбарыс һәм жираф баласы да аны күрү белән үк качтылар. Ләкин барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин. Безнең әкиятебездә дә шулай булды. Хайваннар артыннан мылтык тоткан аучы йөгерә башлады. Менә монда инде Надрадарның бөтен яхшы сыйфатлары күренде: ул әлеге генә аннан куркып качкан кечкенә юлбарыс һәм жираф баласын аучыдан яшереп калды, ә аннаң сон кочаклап тынычландырды.
Әкият-спектакльне карагач, укучылар бергәләшеп оештыручыларның соравына җавап эзләделәр: «Хайваннар дөрес эшләделәрме?» «Хаталары нидә?» «Әлбәттә, юк, китапны тышлыгыннан берничектә бәяләргә ярамый. Кешеләр яки хайваннар белән дә шулай ул», – дигән фикердә балалар.
Чара ахырында балалар, җиде төркемгә бүленеп «Үз-үзеңне тоту кодексын» төзеделәр. Һәр кодекс үзәнчәлекле булса да, аларны уртак фикерләр берләштерә.
- Һәрвакыт игелеклекле бул. Игелек ул йөрәкләрне җылыта;
- Кешеләрне язын чыккан умырзая белән чагыштыр;
- Өлкән кешеләрне хөрмәтлә;
- Җаваплы һәм гадел бул;
- Башкаларның фикерен хөрмәт итәргә кирәк;
- Кешенең тышкы кыяфәттән генә чыгып бәяләмә;
- Дустыңа яки таныш кешеңә исем белән дәш.
Дуслар, ә сезнең нинди кагыйдәләрегез бар? Безнең белән уртаклашыгыз әле.
Алинә Сысоева
«Мин Парк сайлым!» - гаилә бәйрәме
14 апрельдә Казанның Континент паркында (Гаврилов урамында урнашкан) «Мин Парк сайлым!» дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Ул җәмәгатьчелекне экология сорауларына игътибарын арттыру һәм гражданнарның иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча 2019 елда узачак ачык тавыш бирүдә катнашырга чакыру максатыннан оештырылган иде. Бәйрәмне "Кадрлар резервы" проектының быелгы катнашучысы Маргарита Жегалова оештырды.
Чарада катнашучылар Казанның уникаль яшел зоналары турында белде, аларда флора һәм фаунаның нинди вәкилләре очравы турында белде. Шулай ук чарага килгән һәр кеше дә яраткан ял итү урыннарын - паркларны ничек яхшырту турында үз тәкъдимнәрен кертә ала иде.
Бәйрәмдә төрле яшьтәге 300 артык кеше катнашты. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары шарларга сөенде, зурраклары төрле актив уеннарда һәм биюләрдә катнашты, ә мәктәп укучылары киләчәк шәһәләре нинди булырга тиеш дигән бәхәстә кызыксынып фикер алыштылар. Олылар да экология сорауларыннан читтә калмады - күбесе паркларда уңайлыклар булдыру һәм саклау турында җитди сөйләшүләр алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев