Логотип Идель
Бу – тема!

ИПИ ПЕШЕРЕП КАРА ӘЛЕ!

Сезне дөньякүләм бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген Халыкара ипи көне икән бит. Ачлык чорларында халыкны бер сынык икмәк коткарган, бүгенге көндә өстәлебез тулы ризык булса да, ул һәр табынның бер өлеше булып кала бирә. Нинди төрләре генә юк икмәкнең хәзер. Ә без сиңа иң гадиен үзеңә пешереп карарга тәкъдим итәбез!

 

500 гр ак он

340мл җылымса су  

9-10гр коры чүпрә  

9 гр шикәр комы

8 гр тоз

 

  1. Онны илибез, тоз, шикәр комы, чүпрә салып, бөтен коры ингридиентларны болгатабыз.
  2. Җылымса су салып, камыр басабыз. Кулга ябыша торган, йомшаграк булырга тиеш.
  3. Сыек май белән бераз майлап (кабарганда ябышмасын өчен), җылы урынга куябыз. 20-30 минут җитә, кемнеке ничек кабара инде.
  4. Бераз онлы тактада (майлы булгач ул кулга болай да ябышмый инде) 7 тапкыр бөклибез (складываем). Камыр каты басылырга тиеш түгел, киресенчә эченә һава кертеп ябылган кебек итәсе. Түгәрәк ипи формасына китерәбез.
  5. Казанда яки чуен кәстрүлдә пешерәбез, иң мөһиме капкачы булсын! Төбен бик әз генә майлап, әз генә он сибәбез. Пергамент җәяргә дә мөмкин. Ипине куябыз. Тагын бераз гына күпереп, кабарып матурланып киткәнен көтәбез.
  6. Өстенә бераз он сибеп, бизәк кисеп, капкачын каплап кәстрүлне духовкага кертәбез. Духовка бик кызу температурада (240 ярый) тора башта бер ярты сәгать. Аннан бераз киметеп, капкачын ачып тагын 10 минут ипине тотабыз. Өсте кызарып матурланып китә. (Һәр духовка үзенчә пешерә, шуңа күрә вакытка түгел, ипинең үзенә карарга кирәк.)
  7. Бик кайнар килеш киссәгез, ипинең эче пешеп җитмәгән, юеш калган кебек тоелырга мөмкин. Ипи суынганда өлгереп, пешеп бетә. Төбе юешләнеп тормасын, тизрәк суынсын өчен табасыннан алып куйсагыз әйбәт. Кетердәп торсын дисәгез, өстенә каплау кирәкми.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан