ИНТЕРНЕТ: ВАКЫТНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?
Көне буе Интернетта утырасыңмы? Үзеңне ничек кулга алырга белмисеңме? Була торган хәл. Моннан чыгу юлы бар! Бергәләп укыйбызмы?
1. Интернет-рационыңнан кирәкмәгән сайтларны, аккаунтларны, челтәрләрне чиклә. Утырып бер уйла: нәрсә сиңа чыннан да кирәк? Ә нәрсәгә вакытыңны сарыф итмәсәң дә була?
2. Интернетта утырганда хәтта секундларыңны да кадерлә. Алар минутларга һәм сәгатьләргә әверелә...
3. Бер эшне генә сайлап ал һәм шуны гына эшлә. Социаль челтәрләр, телевизор ише игътибарны игътибарны үзенә ала торган әйберләрне читкә куеп тор. Эшне эшләп бетергәч, бераз ял итеп алсаң да була.
4. Эшләрне кәгазьгә язып куй. Барысын да башыңда тотарга тырышма. Бу сиңа мөһим әйберләргә күбрәк игътибар бирергә ярдәм итәр.
5. Мөһим эшләрне иртән үк эшләп куй. Кичләреңне Off-Lineда уздыр. Иртәнгә яңадан ял итеп эшкә тотынырсың.
6. Алдагы көнгә кичтән план төзеп куй. Бу сиңа приоритетларны дөрес билгеләргә, игътибарны мөһим нәрсәләргә юнәлтергә ярдәм итәр.
7. Һәр эшкә билгеле бер вакыт бүлеп бир. Эшләп бетергәч, тәнәфес ясап ал. Саф һава сулап кер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев