ИНДИВИДУАЛЬЛЕК БӘЛАСЕ ЯКИ КЫСАЛАР ШАКМАГЫ
Әгәр синең үлчәмнәрең 90-60-90 түгел икән, син беркайчан модель була алмассың. Математик фикер йөртмәсәң, яхшы инженер булырга хыялланма да. Кечкенә буйлы, бәрәңге борынлы икәнсең, димәк син матур түгел. Каян барлыкка килә бу кысалар һәм нигә бу җәмгыятьтә индивидуаль булу тыела?
Һәр кеше аны башкалардан аерып тора торган сыйфатларга ия. Нәкъ шул сыйфатлар безнең һәрберебезне шәхес итә. Әмма бик еш очракта кеше тормыш барышында үзенчәлекле сыйфатлары өчен кыерсытуга дучар була. Димәк, индивидуальлек начар? Әллә яхшымы?
Игътибар иткәнегез бармы, кечкенә балалар гади генә нәрсәдән дә ямь табалар, яңалыкка омтылалар. Булдырсалар да, булдырмасалар да эшлиләр һәм тәнкыйть корбаны булмыйлар. Аларның һәрберсе шулкадәр төрле һәм алар бәхетле. Ә олыгайгач кешенең бәхете кими кебек... Аңа көлер, елмаер өчен зур сәбәпләр кирәк була башлый. Нинди дә булса яңа эшкә тотынганда анда туктаусыз шик-шөбһә туа: «миннән булырмы икән», «оятка калырмын тагын», «ә кеше нәрсә уйлар» дигән сораулар борчый башлый аны. Ә нишләп алай соң? Кем сәбәпче шулай фикер йөртә башлавыбызга? Кайсы этапта кеше бәхетсезлеккә таба ялгыш адым ясый?
Бала тумышыннан ук үзенә генә хас билгеләргә ия. Аерым чәч төсе, холык үзенчәлеге, төрле буй һәм авырлык. Ул – шәхес һәм шуның белән матур. Әмма ул үсә, яшүсмер чорга җитә, яңа кешеләр белән очраша һәм «матурлык стандартлары» белән таныша. Нәтиҗәдә үзен башкалар белән чагыштыра башлый, үзендә гаеп эзли. Моның сәбәпчеләренең берсе – җавапсыз мәхәббәт. Чөнки яшүсмер, яраткан кешесе аңа шул ук хисләр белән җавап кайтармагач, үзен тиешле дәрәҗәдә әйбәт, матур түгел дип уйлый башлый.
Шулай ук, минемчә, индивидуальлеккә зыян салучы фактор ул – мәктәп. Сүзсез, мәктәп безгә белем бирә, тәрбияли, туры юлга юнәлтә. Әмма шуның белән беррәттән аның үз таләпләре, кысалары бар. Шуларның берсе – мәктәп формасы. Соры күлмәк, кара алъяпкыч барыгызга да яхшы таныш дип уйлыйм. Һичшиксез, һәрвакыт формадан йөрү укучыларны тәртипкә өйрәтә, катламнар аермасын булдырмый. Тик менә индивидуальлекне какшата. Укучыны кысалар шакмагына тыгалар, үзен, тышкы кыяфәтенә үзенчәлекләр кертеп, күрсәтергә рөхсәт бирмиләр. Һәм олы тормышта да кеше шул шакмактан чыга алмаска мөмкин.
Һичшиксез, индивидуальлек ул – тышкы кыяфәт турында гына түгел. Ул кешенең эчке дөньясын да чагылдыра. Кемдер җаны-тәне белән әдәбиятка гашыйк, кемдер музыка белән җенләнә, икенчеләре спорт белән яши. Һәммәбез шулкадәр төрле.
Тормыш булгач, такт хисен белмәгән кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Әгәр син кемдер уйлап тапкан матурлык стандартларына туры килмисең икән, сине кыерсыта башлыйлар, җәмгыять сине кабул итми. Нәтиҗәдә син үзеңдә ябыласың һәм башкалардан аерылырга куркып яши башлыйсың.
Ә кешенең үзенчә фикерләве, аның принциплары, башкаларга хас булмаган сыйфатларга ия холкы, тышкы кыяфәтендәге үзенчәлекләре аны чын шәхес итеп күрсәтә түгелме соң? Менә шул бәрәңге борын, бөдрә чәчләр, каурый болытларда очып йөргән күңел кешене үзенчәлекле, шулкадәр гүзәл итә түгелме соң?!
Син – шәхес, шуны беркайчан да онытма. Юкка гына «матурлык – караучының күзләрендә» дип әйтмиләр бит. Кемнеңдер исе китмәсә, икенче берәү өчен син тормыш мәгънәсенә әйләнергә мөмкинсең. Башкаларга ярарга тырышып, үзенчәлегеңне югалта күрмә.
Шуны әйтәсем килә: индивидуальлек – яхшы. Төрле юллар белән үзеңне курсәтергә омтылуның зыяны юк. Ул бары тик аек акыл чикләреннән чыкмаска һәм башкаларның тынычлыгына зыян салмаска тиеш.
Күңелебездә яшәгән, гадидән дә матурлык күрә белгән нәни баланы югалтмый, башкаларны бер сәбәпсез тәнкыйтьләми, үзебезгә генә хас индивидуальлектән баш тартмый бәхетле булып яши алсак иде.
Айгөл Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев