Логотип Идель
Бу – тема!

ИМТИХАНГА ИНТЕРНЕТ ӘЗЕРЛИ

Бердәм дәүләт имтиханына һәм Төп дәүләт имтиханына әзерлекләр гөрләп бара. Кемдер инде күптәннән репетитор белән шөгыльләнә, ә кемдер... Бер дә кайгырмагыз, имтиханнарга әзерләнү өчен хәзер мөмкинлекләр күп, һәм алар төрле.

Без сезгә киләчәк сынауларга әзерлек өчен иң файдалы сайтларны тәкъдим итәргә телибез.

Решу ЕГЭ

Бу сайт – күп кенә Рәсәй укытучылары киңәш итә торганнардан берсе. Анда имтиханнардагы контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) тибындагы биремнәр җыелган, хәтта үзең сайлаган темалардан вариант ясап, онлайн-тест үтү мөмкинлеге дә бар. Порталның бер кимчелеге: биремнәрнең чишелешләренә аңлатма аеруча коры һәм кыска. Укучы теманы яхшы аңламаска мөмкин.

Нәтиҗә: бу сайт – практика өчен яхшы чыганак, тик хаталарыңны төзәтү өчен эзләнергә, башка китапларны, дәреслекләрне укырга кирәк булачак.

Яндекс. Репетитор

Бу сайтта СтатГрад һәм ФИПИдан алынган күрсәтмә эшләр җыелган. Алдагы версиясендә видеодәресләр һәм методик әсбаплар да бар иде, ә яңартылган вариантында белешмәләр әлегә аз. Шуңа күрә хәзерге вакытта аны, БДИга мөстәкыйль әзерләнү мөмкинлеге бирә торган сайт диюгә караганда, репетитор белән шөгыльләнүчеләргә һәм дәресләргә өстәмә буларак куллану өчен биремнәре булган портал дип әйтергә мөмкин.

Бингоскул

Бик тә гади һәм аңларга җиңел сайт. Кыска һәм ачык дизайны кирәкле фәннән КҮМны тиз табарга ярдәм итә. Мондагы биремнәрне компьютердан, шулай ук телефоннан да чишәргә мөмкин. Анда шулай ук теоретик биремнәр, тестлар да бар.

Уңай ягы: укучы сайлап алган фәннәр буенча статистика алып барыла.

ФИПИ

Сайт турында «ошамый, әмма кирәк» дияргә мөмкин. Имтихан биремнәрен төзүчеләрнең рәсми базасы саналганлыктан, бу сайт белән дә танышырга кирәк. Ул төзелеше ягыннан матур да түгел һәм уңайсыз да, әмма нәкъ менә имтихан биремнәрен, тикшерү өчен методик кулланмаларны моннан табып була. Мөстәкыйль әзерләнү теләге булса, шактый җитди һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкин.

Белем бирү порталы (Образовательный портал)

Әлеге сайт БДИга да әзерли, теоретик материалны да аңлата. Монда видеодәресләр, конспектлар, тестлар һәм башка төр кирәкле материаллар бар. Сайт ярдәмендә фәннәрне өй шартларында да яхшы үзләштерергә мөмкин.

Экзамен.ru

Имтиханнар хакында яңалыклар белән таныштыра торган һәм аларга бәйле күп кенә материалларга бай чыганак. Монда БДИ, ТДИ биремнәрен генә түгел, мәктәп темаларына караганнарын да онлайн рәвештә чишү мөмкинлеге бар.

Спадиоло.ru

Һәрбер имтиханга әзерлек сайты кебек үк, монда да төрле фәннәрдән КҮМ күп. Тестларның төрле вариантлары булу өстенә теоретик материаллар да шактый.

Экзамер

Белем бирү уен формасында. Бу исә әзерлекнең беренче этабында кызыксындырып җибәрү өчен аеруча мөһим.  Әгәр репетиторларның эш графигы һәм кайбер башка сайтлар ошамый икән, биредә һәркем үз шәхси графигын төзи ала.

Әлфинур Әхмәтшина

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев