Логотип Идель
Бу – тема!

ИКЕ МИНИСТР ҺӘМ САЛАВАТ: Универсиада утын Казанда кемнәр йөртә?

2019 елның 2 мартында Красноярскида яшьләр һәм спорт бәйрәме – Кышкы Универсиада старт ала. Ә быелның 20 сентябрендә, Халыкара студентлар спорты көнендә, тантаналы төстә әлеге Уеннарның уты кабыначак һәм 2019 елгы Кышкы универсиада уты кулдан-кулга күчеп йөри башлаячак.

Универсиада уты эстафетасы дәвамында факел йөртүчеләр федераль һәм төбәк этаплары вакытында Универсиада уты белән 30 шәһәрнең урамнары аша да узачак. Шәһәрләр сайлаганда федераль һәм башка зур университетлары, икътисад, спорт һәм мәдәни үзәкләре булган калаларга өстенлек бирелгән. Алар арасында, әлбәттә, Казан да бар!

Әлеге зур чарада – Универсиада утын йөртү эстафетасында барлыгы 665 кеше катнашачагы билгеле булды. Аларның 500дән артыгы 2 апрель – 2 май көннәрендә узган конкурс нигезендә сайлап алынган. Андый хокукка спорт, мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән өлкәсендә казанышка ирешкән кешеләр һәм Россия, дөньякүләм спорт йолдызлары лаек булган.

Татарстанда узган әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча Универсиада утын йөртәчәк 20 кеше сайлап алынган. Алар арасында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Паралимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья чемпионы Марта Зәйнуллина һәм танылган җырчы Салават Фәтхетдинов та бар.
Тулы исемлек:
1. Абрамов Алексей Михайлович
2. Әскәров Алмаз Маратович
3. Вершинина Юлия Андреевна
4. Габдрахманов Айдар Фраизович
5. Зайнуллина Марта Альфредовна
6. Кропотина Мария Сергеевна
7. Леонов Владимир Александрович
8. Мельникова Анастасия Александровна
9. Мингалеев Ренат Рәисович
10. Мотыйгуллина Гөлфия Рифатовна
11. Нургалиев Дамир Фәнилович
12. Рахматуллин Дамир Тимурович
13. Росихина Анастасия Дмитриевна
14. Руденко Гульзада Ракиповна
15. Сагетдинов Айдар Фаитович
16. Сираҗетдинов Нәфис Рөстәмович
17. Сладковский Александр Витальевич
18. Фаттахов Дамир Илдусович
19. Фәтхетдинов Салават Зәкиевич
20. Янгиров Вадим Илфатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев