Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА ЯКЫН ДУСТЫҢА ТОП-6 БҮЛӘК

Инде санаулы көннәрдән Яңа ел, ә син әле һаман да бүләкләр әзерләп бетермәдеңме? Гадәттә, хәзер күп кеше «вишлист»лар төзеп, нәрсә теләвен шунда күрсәтә. Әгәр инде синең якын дустыңның ул исемлеге юк икән,  нинди бүләк биреп булганын без киңәш итәрбез. Топ-6 Яңа ел бүләге исемен тот!

1. ОНЛАЙН-СЕРТИФИКАТ

Курсларга язылу һәм онлайн сертификатлар бирү, ничек кенә баналь яңгырамасын, бүгенге көндә иң яхшы бүләк. Әгәр синең якын дустың һәрчак интернетта һәм бертуктаусыз үзүсеш белән бәйле ниндидер яңа белемнәр үзләштерә икән, бу бүләк сине коткарачак. Ә менә нинди курска язылу һәм нинди сертификатлар алып булуын дустыңның кызыксынуларына таянып сайларга кирәк.

2. ВИНИЛ ПЛАСТИНКА

Винил уйнаткылар үзенчәлекле атмосфера тудыра, килешәсезме? Әгәр синең дустың әнә шундый музыка тыңлау ысулын өстен куя икән, нишләп әле аңа винил пластинка бүләк итмәскә?! Бу бик оригиналь бүләк булачак! Яңа ел хитларыннан торган җырлы пластинка тәкъдим итәргә мөмкин.

3. КЫШКЫ АКСЕССУАРЛАР

Егетме ул, кызмы – мөһим түгел. Бөтенебез дә эченнән генә тылсымлы кышкы йомшак бүләк тели. Салкыннар җиткәндә, йомшак бияләйләр, оек, шарф, яхшы свитер яисә башлык сайларга мөмкин. Бер киңәш: мондый бүләкне алганда, нейтраль төсләрдәгесен кара, аларны бөтен кием белән дә киеп булачак.

4. ӨСТӘЛ УЕНЫ

Бу бүләк синең үзең өчен дә бик әйбәт кенә булачак. Чөнки кышкы кичләрдә бергәләп дусларыгыз белән җыелып, өстәл уеннарын уйный алачаксыз. Инде тапталган, бөтен кеше дә белгән уенны түгел, ә катлаулы һәм кызыклы биремнәрдән торганын сайла.  

5. ПРИСТАВКА ӨЧЕН УЕН

Әгәр синең дустың үз тормышын приставкадан башка күз алдына китермәсә, аңа моның өчен уен бүләк итү иң яхшысы булачак. Аннан аның янына кунакка килгәч, үзең дә уйный алачаксың. Менә сиңа лайфхак! Сүз уңаеннан, онлайн кибетләрдән заказ бирсәң, очсызгарак төшәчәк.

6. СМАРТФОН ӨЧЕН ТЫШЛЫКЛАР

24/7 кулдан да төшерми торган, инде үзе үк аксессуарга әверелгән смартфонга тышлыклар бүләк итсәләр, һәркем сөенәчәк. Онлайн кибетләрдән берничәне кулай бәягә сатып алырга мөмкин. Дустыңның тормышының барлык очракларына да туры китереп, иң кызык, иң җитди һәм иң ахмак тышлыкны сайларга киңәш итәбез. Бүләкне матур итеп җыеп тапшырырга онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев