Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА КАРАУ ӨЧЕН ФИЛЬМНАР

Яңа ел каникуллары – фильмнар карар өчен. Без сиңа инде карап, тапталган киноларны тәкъдим итеп тә тормыйбыз. Язмада яңарак чыккан кыш һәм Яңа ел темасына мультфильм һәм фильмнар җыйдык.

Счастливого Бэтмена / Merry Little Batman – мультфильм

Әлеге Раштуага багышланган тарих Бэтмен түгел, ә күбрәк аның улы турында бара. Хәзер нәкъ менә кечкенә малай бәйрәм алдыннан дошманнарга каршы торырга тиеш. Малай әтисенә чын супергерой була алуын исбатларга хыяллана, шуңа күрә ялгызы гына зур йортны явызлардан сакларга әзерләнә.

Крик. Ночь перед Рождеством / It's a Wonderful Knife – куркыныч фильм

Кечкенә шәһәрдә Раштуа бәйрәме алдыннан битлекле үтерүче пәйда була. Винни исемле укучы кызның дусларын шушы маньяк харап итә. Хәзер кыз депрессия халәтендә яши. Һәм аның бер генә теләге бар – юкка чыгу. Хыял чынга аша дисәң дә була, тик үзгәреп: кызны беркем дә танымый башлый, хәтта туган абыйсы да.

Гномы. Новогодний беспредел / There's Something in the Barn – куркыныч фильм, комедия

Америкалы гаилә Норвегиягә күченә һәм Яңа елга әзерләнә башлый. Алар тавышлана, кычкыртып музыка тыңлый, хлопушкалар шартлата...Бу исә сарайда яшәүче гномнарның тынычлыгын боза. Һәм алар бу гаиләгә каршы көрәшкә чыга. Фильмга кара юмор хас.

Конфетный переулок / Candy Cane Lane – фэнтези, комедия

Төп герой ел саен күршеләре белән Яңа ел алдыннан өй бизәлеше буенча ярыша. Быел чын-чынлап җиңәр өчен, ул бер эльф кыз белән килешү төзи. Аның тылсымы ярдәмендә барысы да шәп килеп чыгарга тиеш. Әмма аның кулы тигәч, киресенчә, хаос башлана. Хәзер ничек тә бу хәлне төзәтергә кирәк.

Одна дома – комедия

«Один дома»га пародия ясаганнар дип әйтү дөрес булмас инде бер яктан... Әмма фильм кызыклы килеп чыккан. Яшь инженер Артём бай фатирларны басып йөргәндә, берсендә кечкенә кызны очрата. Кыз Яңа елга әнисенә берәр бүләк бирергә тели, шуңа күрә бу урлаучыга кушылырга була. Хәзер аларның уртак планын чынга ашырыр өчен бер төнлек вакытлары гына бар.


Семейный обмен / Family Switch – фэнтези, комедия

Бер гаилә планетарийга бара. Шунда берзаман гаҗәеп хәл килеп чыга һәм бу гаилә тәннәре белән алышына. Шулай итеп, балалар хәзер әти-әниләренә әверелә һәм олы тормышның нечкәлекләренә яраклашырга тиеш. Ә әти-әнигә исә, киресенчә, яшүсмерлек чорын яңадан үтү кирәк.

 

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев