Бу – тема!
«ЯЛКЫН»НЫҢ 2024 ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ
2024 ел «Ялкын» өчен яңа гасырга күчү һәм үзгәрешләр елы булып истә калыр, мөгаен. Ул быел тагын да үсте, шул ук вакытта яшәрде дә. «Ялкын» йөз ел буена туплаган зур тәҗрибәсен, бай мирасын һәм яхшы хатирәләрен, хаталардан алган дәресләрен җыеп, яңа баскычка аяк басты. Рәхмәт сиңа, 2024, сыйпадың да, сынадың да, иң мөһиме ҮСТЕРДЕҢ!
Ә ХӘЗЕР БЕЗДӘН КЫСКА ГЫНА НӘТИҖӘЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:
- 20-21 февраль көннәрендә Мамадышта 2008-2009нчы елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призларына көрәш ярышы узды.
- 19 мартта «Ялкын» «Башваткыч» тапшыруында катнашты.
- 20-26 мартта 100-еллык юбилей уңаеннан Татар китабы йортында «Ялкын» атналыгы булып узды. «Ялкын»ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә һәм түгәрәк өстәл. Язучылар, галимнәр, яшьләр оешмалары, матбугат һәм мәгариф өлкәсе белгечләре белән очрашу. Редакция белән очрашу. Журналда хезмәт куйган шәхесләрнең истәлекләре. Китап ясау остаханәсе. «Ялкын»лы хатлар уку. Зөлфәт Зиннуров катнашында медиаостаханә. «Ялкын»лы шигырь кичәсе. Болар барысы да шушы атналык кысаларында узды.
- 28 март «Ялкын» журналы балалар редколлегиясе ТР Мәгариф министры белән очрашты, түгәрәк өстәлдә катнашты.
- 1 июньнән «Түбәтәй»нең менюларында «Ялкын» лимонады барлыкка килде. Ул журналның 100-еллыгына багышланып, Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә чыкты. Бу лимонад – бераз гына эчкелтем тәмдә, кура җиләк һәм манголы коктейль иде.
- 1 июньдә «Ялкын»ның 100 еллыгы уңаеннан Кирмән территориясендә зур масштаблы «Ялкын фест» гөрләде! 35 мең кеше «Ялкын»ның юбилеен бәйрәм итәргә дип бер җиргә җыелды. Чарага хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә килде. Балачак фестивале «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә тормышка ашырылды. Чара үз эченә күп кенә зоналарны алды. Биредә берничә төрле остаханә, подкаст студиясе, этномаркет, блогерлар белән аралашу, шулай ук психологлар белән киңәшләшү зонасы да эшләде. Әле ул гына да түгел, зур сәхнәдә яшүсмерләрнең кумирлары да чыгыш ясады.
- 8 август көнне быел «Карбыз Party» өченче тапкыр гөрләде! Кунаклар 100 килограмм карбыз ашады. Журнал сатып алучылар арасында «Ялкын» мерчы – безнең шәп футболка, худи, шопер һәм зур карбыз уйнатылды. «Good Night Show» бер сәгатьлек уен программасы әзерләде. АлияНур һәм Илназ Гарипов үзләренең җырлары белән бәйрәмне бизәде. Карбызлы фотозона да бар иде.
- 27 август журналыбызга яңа баш мөхәррир итеп Энҗе Габдуллина билгеләнде!
- Октябрьнең башыннан безнең редакция командасы тулысынча диярлек үзгәрде, яңа яшь көчләр килде. «Ялкын» яңарды!
- 9 ноябрь көнне балалар IT-паркында журналыбызның ноябрь саны презентациясе узды. Чарада катнашучылар һәм журнал сатып алучылар арасында партнерларыбыздан шәп бүләкләр һәм «Ялкын» мерчы уйнатылды. Шулай ук төрле остаханәләр, роботлар көрәше, диджей-сет һәм башка кызыклы әйберләр бар иде.
- «Ялкын»ның яңарышы видеопроектларга да кагылды. «Әйдә, киттек!» проекты бераз үзгәртелеп, яңа сулыш алды. Шулай ук «Башка яктан», «Карандашым-китабым» исемле өр яңа видеопроектларыбыз дөнья күрде.
Яңа елга санаулы сәгатьләр калып бара, «Ялкын»лы дуслар. Ел дәвамында безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! 2025тә безгә бары тик елмаю тулы йөзләр, тыныч күк йөзе, биек-биек үрләр, шул үрләргә менә алырдай көчләр бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев