Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» ТАТАРСТАН һәм ТӨБӘКЛӘР БУЙЛАП ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ ЙӨРИ!

«Ялкын»га 100 ел уңаеннан республикабызның төрле шәһәр һәм авылларында юбилей чаралары уздырыла. Мәктәпләр, китапханәләр, колледжлар туган көннәр оештырып кына тора. Бу турыда хәбәрдар булу бик сөенечле һәм рәхәт! Редакциянең үзен дә берничә җиргә гастрольләргә чакырып өлгерделәр. Алар ел әйләнәсендә булыр дип ышанасы килә. Ни өчен гастрольләр дибезме? Чөнки безне бу очрашуларда чын йолдызлар кебек хис итәргә мәҗбүр итәләр.

ИСТӘЛЕККӘ – АВТОГРАФ

Әйтеп киткәнчә, без редакция белән берничә җирдә очрашуда булып җитештек. Әле күптән түгел Түбән Кама һәм Минзәлә шәһәрләре безне зурлап кунак итте. Биредәге «Ялкын»ны яратып укыган яшүсмерләр безгә канатлар куйды, эшебезнең чын мәгънәсендә кызыклы һәм әһәмиятле булуын кабат раслады. Кадерле истәлек итеп укучылар үзләренә безнең исемнәр һәм теләкләр белән хәтта автографлар да алып калды. Күз алдына китерәсезме? Әгәр ул автографлар тормыш авырлыкларына буйсынмый, ертылмый һәм бозылмый яши бирсәләр, бәлки, бер 50 елдан сез, укучыларыбыз, аларны табып, безне рәхәт итеп искә алырсыз.

БЕНТО-ТОРТ ҺӘМ ШӘМ ӨРҮ   

Һәр туган көн нәрсәсез уза алмый? Тортсыз һәм шәмсез, әлбәттә! Минзәлә үзәк китапханәсе җылы очрашудан тыш, «Ялкын»ның туган көне уңаеннан махсус бенто-торт та бүләк итте әле. Торт төрле еллардагы журнал тышлыклары рәсемнәре белән бизәлгән иде. Ышаныгыз, машинадагы арткы утыргычтагы бу торттан Казанга кадәр күз дә алмый кайттык! Ә аннан әле аны кисүе дә жәл булды.

«ЯЛКЫН» ТУРЫНДА ШИГЫРЬ

Үзебезнең хис-кичерешләребез турында сөйләп, талантлы яшүсмерләр турында онытып җибәрмик. Редакциябез белән кая гына барсак та, безне һәрчак сәләтле һәм актив укучылар каршы ала. Очрашулар нәкъ менә алар ярдәме белән генә шундый күңелле һәм рәхәт килеп чыга. Бәйрәм уңаеннан укучылар күп төрле иҗади номерлар бүләк итә.

Түбән Кама «Апуш» үзәк китапханәсендә узган очрашуда хәтта «Ялкын»га багышлап мәктәп укучылары язган шигырь дә яңгырады.

«ЯЛКЫН»ЛЫ ВИКТОРИНА

Әлбәттә, без дә буш кул белән йөрмибез. Ашка – аш дигән сыман, без дә очрашуларга интерактив уен – викторина һәм бүләкләр белән киләбез. Викторина безгә «Ялкын» фанатларын ачыкларга булыша. Минзәләдә шундый бер актив егет белән таныштык. Әмирхан, әгәр син моны укысаң, бел: без сине «Ялкын» фанатлары исемлегенә кертеп куйдык!  

Бәлки күпмедер еллардан соң нәкъ менә сез, яраткан укучыларыбыз, «Ялкын» тарихында мөһим эз салып калдырырсыз, журнал битләреннән безне табып, танып искә төшерерсез. Киләсе юбилей очрашуларына кадәр! Һәм, әйе, юбилей – ул ел буе дәвам итә торган бәйрәм, шуңа безне кунакка дәшергә оялып тормагыз! J

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев