Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛКЫН ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ: АРЧА УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Юбилей елында «Ялкын»ны төрле шәһәр һәм районнарга чакыралар. Гастрольләребезнең күп өлеше турында журналның май санында тәмләп язган идек. Бу юлы исә безне Арчаның Ташкичү авылы мәктәбендә каршы алдылар. «Ялкын»лы җылы очрашу мизгелләре белән кыскача биредә уртаклаштык.

Иң беренче чиратта шуны әйтеп узарга кирәк: Ташкичү авылы Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү кебек шәхесләр исеме белән бәйле. Мәктәп ишегалдына узуга ук һәрберебезне аларга куелган һәйкәлләр каршы ала. Әле ул гына да түгел, мәктәптә Шиһабетдин Мәрҗани музее бар. Биредә шәхеснең тормыш юлы, аның сәяхәтләре һәм шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин. Кыскасы, әлеге мәктәп эчендәге кечкенә генә утрау күпкырлы шәхес турында һәрберебезнең белемнәрен арттыра.

Килгән худтан дигәндәй, «Ялкын» 4 сыйныф укучыларын варислар коллективына кабул итү тантанасында да катнашты бит әле. Монда керү бәхетенә ирешкән кызлар һәм малайлар бары тик игелекле эшләр генә кылырга, яхшы укырга һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Аларга “пионер” галстугын бәйләүдә без дә катнаштык! Шәхсән миңа моны күзәтү кызык һәм гаҗәп тоелды. Мәктәпләрдә бу традициянең барлыгын белмәгән дә идем. Мин укыган елларда, мәсәлән, вариска кабул итү дигән әйбер бөтенләй юк иде.

Очрашуларга без беркайчан да буш кул белән йөрмибез. Кунакка бит күчтәнәч алып баралар. Ташкичү укучыларын «Ялкын» тарихы белән тирәнрәк таныштырып, аларга викторина үткәреп кайттык әле.  Аннары иң актив кыз һәм егетләргә автографлы журналларыбызны бүләк иттек.

Шулай ук очрашу дәвамында без – журналистлар укучылар белән урыннарны алышып алдык әле. Кызлар һәм егетләр, чын журналистларча, кызыклы сорауларын бирде, бездән кечкенә интервью алды.

Беләсезме, ни өчен без бу очрашуларга барырга атлыгып торабыз? Кая гына барсак та, безне хөрмәтләп, ачык йөз һәм төрледән-төрле чыгышлар белән каршы алалар. Чын бәйрәм оештыралар! Заманалар үзгәрсә дә, барыбер «Ялкын» үз аудиториясе – яшүсмерләр өчен кадерле дус булып кала бирә. Һәр гастролебез саен моңа тагын да ныграк инанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев