ЯЛ КӨННӘРЕНДӘ БАШКАЛАДА НИНДИ ЧАРАЛАР УЗДЫРЫЛА?
Бу атнаның ялларына афиша. Вакытны күңелле һәм файдалы уздыру өчен сезгә исемлек тәкъдим итәбез!
5 ноябрь:
- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Клара Цеткин, 11 адресы буенча урнашкан китапханәдә күп чаралар уздырылачак:
16:00 – «Многоликая Россия» квизы
17:00 – татар, рус, белорус һәм аҗар халкы биюләре буенча остаханә
18:00 – инглиз теле китап клубы очрашуы
- «Каз өмәсе» милли бәйрәме
Мәрҗани урамында театральләштерелгән тамашалар, милли уеннар, җыр-биюләр булачак. Кунакларны бәйрәм сыйлары да көтә!
11:00-11:30 «ТАТАР» рестораны террасасында кунаклар кайнар чәй һәм коймак белән сыйлана ала
12:30-13:00 «ТАТАР» ресторанында татар халкының традицион ризыгы – зур бәлештән авыз итәргә мөмкин
6-8 ноябрь
- «ТЕКСТ» китап ярминкәсе
6-8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «ТЕКСТ» фестивале кысаларында зур китап ярминкәсе оештырыла. Ярминкәдә Татарстан һәм Россия нәшриятлары катнаша.
Кунакларны нәрсә көтә:
- Татар һәм рус телләрендәге китаплар, яңа басмалар белән танышу һәм аларны нәшрият бәясеннән сатып алу мөмкинлеге.
- Фестиваль кысаларында күргәзмәләр, иҗади очрашулар, лекцияләр, остаханәләр һәм интерактив уеннар.
Кайчан: 10:00-21:00
Кайда: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт (1 нче һәм 2 нче кат фойелары).
- «Кәҗә белән Сарык» бушлай интеллектуаль уеннары
2026 елның 2-10 ноябрендә Казанда татар халык әкиятләренә нигезләнгән «Кәҗә белән Сарык» бушлай интеллектуаль уеннары узачак. Уеннарда 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр шәһәркүләм квизга чакырулар һәм бүләкләр алачак.
7 ноябрь: 14:00 - «Модуль» клубы.
Ничек катнашырга?
Уенда катнашу өчен команда тупларга һәм сайлаган клубыгызның «ВКонтакте»дагы төркеменә шәхси хәбәр аша гариза җибәрергә кирәк.
- 2026 елның 3-9 ноябрендә Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай остаханәләр, спорт дәресләре һәм тематик очрашулар узачак. Яшь казанлылар декоратив бизәнү әйберләре ясый, рәсем сәнгатендә үзләрен сынап карый, ачык күнегүләрдә катнаша, өстәл уеннары уйный һәм башка кызыклы чараларга йөри алачак. Бу хакта «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе хәбәр итә.
6 ноябрь
14:00 - «Лазер» клубында «Неигровая рука» өстәл теннисы турниры узачак.
17:00 - «Лимонад» клубында «Көз» темасына рәсем ясау остаханәсе оештырылачак. Катнашу өчен +7 (843) 298-59-95 телефоны аша алдан теркәлергә кирәк.
7 ноябрь
14:00 - «Свои» клубында «Россия флагы» остаханәсе узачак. Катнашучылар Россиянең өч төсле әләме рәвешендә брелоклар ясаячак.
15:30 - «Авангард» клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Галарион, объединяйся!»өстәл уеннары кичәсе башланачак. Катнашу өчен +7 (987) 209-12-74 телефоны аша алдан теркәлергә кирәк.
16:00 - «Идея Микс» клубында «Кагыйдәләр буенча уйныйбыз» остаханәсе узачак. Катнашучылар алып баручы җитәкчелегендә сәхнә күренешләре аша импровизация ясарга өйрәнәчәк.
8 ноябрь
13:30 - «Свои» клубында «Рус классикларының яраткан китаплары» дип исемләнгән китап клубы очрашуы узачак. Катнашучылар рус классик әдәбияты әсәрләрен укып, алар турында фикер алышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
Нет комментариев